Логотип
Десерт

Бавырсак (пончики) 

Ике генә ингредиенттан торган бавырсак. 

 

 

Ике генә ингредиенттан торган бавырсак. 

 

Кирәк: 

 

140 г югары сортлы он; 

4% майлылыктагы өстәмәләрсез (без добавок) 190 г йогурт; 

кыздырыр өчен үсемлек мае; 

сумса өстенә сибәр өчен шикәр пудрасы. 

 

Эш барышы: 

 

Онны йогурт белән төерләре калмаслык итеп катнаштырабыз. Камырны басарга кирәкми, ул куе коймак камыры кебек булырга тиеш. 

Әзер камырны очы киселгән махсус кондитер кабына (яисә калынрак гади целлофан капка) салабыз. 

Калын төпле савытка үсемлек мае агызып,  җылытабыз. Камырны каптан кысып чыгарганда аны кайчы белән кисеп төшерәбез. Табага төшкәндә камыр бер-берсенә ябышмаска тиеш – ара калдырырга кирәк. 

Тишекле чүмеч (шумовка) белән әйләндерә-әйләндерә бавырсакларны  алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. 

Артык мае сеңеп бетсен өчен әзер бавырсакны кәгазь салфеткаларга түшибез. 

Табынга чыгарыр алдыннан сөзгеч (ситечко) аша бавырсакка шикәр пудрасы бөркибез. 

Тәмле булсын! 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар