Логотип
Десерт

Шоколадлы алма - табан сые!

Дүрт яшел алма өчен:

* 200 г шикәр комы;
* 200 г кара шоколад;
* 100 г чикләвек.

Эш барышы:
Алмаларны юып киптерәбез. Сабакларын алып, агач таякчыкларга утыртабыз. 

Шикәр комын калын чүмечкә (сотейник) бушатып, уртача утка куябыз. Шикәр эрегәч, дүрт аш кашыгы кайнаган су өстибез, карамель куе алтын төскә кергәнче утта тотабыз. Һәр алманы карамельгә манып алып, карамельнең артыгы агып төшкәнен көтәбез. 

Кисәкләргә бүленгән шоколад салынган сотейникны суы кайнап торган зуррак савыт эченә утыртабыз. Шоколад эрегәнче, уртача утта тотып, болгатып торабыз. Алманы шоколадка манабыз һәм өстенә вакланган чикләвек сибәбез. Шоколад катканчы суыткычта тотабыз. (Чикләвек урынына эретелгән ак шоколад агызырга мөмкин.) 

Мондый алманы фольгага төрсәгез, аның белән чыршыны бизәргә дә, дусларга күчтәнәч итеп биреп җибәрергә дә була. Күңелле Яңа ел кичәсе узып киткәч тә, суыткычтан бәйрәм алмасын тартып чыгаргач, сезгә бәйрәм рухы кайтачак.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар