Десерт
Сары чәчәк кайнатмасы № 2
Кирәк:
* 370-400 баш сары чәчәк;
* 500 мл су,
* 1-2 лимон;
* 1-1,5 кг шикәр комы.
Эш барышы:
Чәчәкләрне салкын суда тотыгыз. Сыгып, 500 мл суга агызабыз һәм 15 минут кайнатабыз.
Лимонны әрчемичә, телгәлибез һәм, уттан алырга 3 минут кала, суга салабыз.
Кайнатма турында бер тәүлеккә онытып торабыз.
Сөзәбез, сыгабыз. Шикәр өстәп, 2-3 мәртәбә кайнатабыз - бал хәленә керсен.
Тәмле булсын!
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк