Десерт
Сары чәчәк кайнатмасы № 1.
Антиоксидантларга ия булган кайнатма, организмнан шлаклар һәм токсиннар чыгара. Димәк, артык килограммнарыгыз да китә ала дигән сүз! Югары кан басымы булганнарга, анемия, сары авыруы белән чирләүчеләргә дә әлеге кайнатма бик файдалы икән.
Чәчәкләрне кошлы көнне җыегыз, барлык чәчәкләр дә ачылган булсын.
Кирәк:
* 370-400 баш сары чәчәк;
* 2 стакан су;
* 7 стакан шикәр комы.
Эш барышы:
Чәчәкләрне юабыз, өстенә су агызып, утка куябыз. Кайный башлагач, 2 минут кайнатабыз. Дуршлагка марля җәеп, сары чәчәкләрне шунда аударабыз һәм сыгабыз. Җыелган суга шикәр комы салабыз, утка куябыз. Кайный башлагач, 7 минут кына тотабыз. Булды. Банкаларга агызып, капрон капкач белән каплыйбыз.
Салкынча урында - суыткычта яки базда саклана.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк