Десерт
“Роза” печеньесы
Иң элек 4 йомыркага 1 стакан шикәр комы салып, туглагыз. Шуңа 1 стакан он өстәгез дә барысын бергә кабаттан туглап, сыек камыр ясагыз.
Табаны 180 градус кызулыктагы мичтә кыздырыгыз. Камырны майланган табага чәй кашыгы белән коймаклап салыгыз. Коймакларны мичтә читләре кызара башлаганчы, 2-3 минут дәвамында пешерегез.
Кулга гади тукыма перчаткалар киеп, шул коймакларны кайнар килеш, роза чәчәге формасында бер-берсенә беркетегез. Печенье әзер.
Бу печеньены кибеттә сатыла торган баллы таякчыкларга беркетеп тә ясарга мөмкин. Сабаклы “Роза” печеньесы булачак.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк