Логотип
Десерт

Корицалы алма вареньесы

Бу рецепт, беренче чиратта, корица яратучылар өчен.

Бу рецепт, беренче чиратта, корица яратучылар өчен.


Кирәк:
* 1 кг алма
* шикәр комы (песок) – 700–800 г (алманың баллылыгына карап алына)
* корица – 1 бал кашыгы
* су – 200 мл

Эш тәртибе:
* алманың кабыгын чистартып, уртасын алабыз һәм берничә кисәккә бүләбез

* чистартылган, туралган алманы кастрүлгә салабыз, су һәм корица өстибез

* шикәр комы кушып болгатабыз

* кайнау кергәч, талгын утта 15 минут кайнатабыз

 * банкаларга тутырабыз 

Берничә киңәш:

Вареньены зур күләмдә ясарга тырышмагыз – суыткычта күпме саклый аласыз, шуның кадәр генә ясагыз.

Беренче чиратта, шушы вареньены ашарга тырышыгыз – озак сакламагыз.

Тутыру өчен кечерәк банкалар сайлагыз.

Һәр яңа банканы ачкан саен, бу вареньеның хуш исе таралачак... Моңа  өйдәгеләр дә, килгән кунаклар да, һичшиксез, игътибар итәчәк. 
Тәмле булсын! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар