Логотип
Десерт

Хатын-кыз конфет ярата

Дөньяда конфет яратмаган хатын-кыз юктыр ул, мөгаен. Кыскасы, конфетны хатын-кыз, ә хатын-кызны конфет үз итә. Тәмлетамак ханымнар исә кибетнекеннән генә канәгать булмыйча, конфетны үзләре дә әзерләп ашыйлар. Һәм рецептларын сезгә дә тәкъдим итәләр.

Зефир

Шикәр комына 1 стакан су салып, шикәр эреп беткәнче утта кайнатыгыз. Желатинны ярты стакан җылы суда 10-15 минут бүрттерегез. Шул желатинны кайнар шикәр эретмәсенә салып,
5 минут туглап, 5 минут ял иттерегез. Аннары лимон кислотасы белән ванилин кушып, яңадан 10 минут туглагыз.
Барлыкка килгән катнашманы целлофан пакетка тутырыгыз, һәм пакет почмагын кисеп, әлеге тишектән агызып подноска зефирлар ясагыз. Шул килеш 7-8 сәгать кипшертеп тотыгыз.
Алты өлеш зефир ясау өчен: 4 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы желатин, 1 стакан су, лимон кислотасы, ванилин кирәк.
Лилия Б. Оренбург.

“Алтын шарчыклар”
Кукуруз таякчыкларын уып йомшартыгыз. Шуңа куертылган сөт, шикәр комы, бал, атланмай кушып болгатыгыз. Барлыкка килгән катнашмадан шарчыклар ясап, төрле төстәге кокос йо­мычкасында әвәләгез.
Сигез өлеш өчен: 1 кап кукуруз таякчыгы, 1 банка куертылган сөт, 200 г атланмай, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы бал, кокос йомычкасы кирәк.
Рита Ф. Самара.

Сөтле шоколад шарчыклары
Сөт өстен (сливки) кайнатып чыгарыгыз. Шуңа ванилин салып бол­гатып, 20 минут тотыгыз. Шоколадны ваклап сулы “мунчада” эретегез дә уттан алгач, атланмай кушып болгатыгыз. Аннары сөт өстен шоколад катнашмасына салып болгатыгыз. Шуны калай савытка салып төнгә кал­дырыгыз.
Барлыкка килгән катнашмадан шоколад шарчыклары ясап, иң элек шикәр комында, аннары вакланган шоколадта әвәләгез. Шарчыкларны суыткычка куеп катырыгыз.
20-25 трюфель шарчыкка: 200 г ак шоколад, стаканның 3/4 өлеше сөт өсте, 30 г атланмай, ванилин кирәк.
Ләйлә Ш. Казан.

Мүк җиләге (клюква) мармелады
Юып чистартылган мүк җиләген иләк аша чыгарыгыз да 30 минут кайнатып, ванилин өстәп болгатыгыз. Аннары шикәр комы кушып, агач кашык белән бер якка таба болгата-болгата, утны акрынлап сүндерегез. Кашыктан зур тамчылап аккан куе мармелад әзер са­нала. Шул мармелад катнашмасын, кәгазь җәелгән табага салып киптерегез. Ә кипкән мармеладны кәгазеннән юеш тастымалга куеп куптарыгыз. Өстенә шикәр комы яисә шикәр оны сибеп фигуралап кискәләгез.
1 килограмм мүк җиләгенә: 3 стакан шикәр комы, вани­лин кирәк.
Мәйсәрә әбиегез, Барнаул.

Чикләвекле конфет
Вакланган чикләвеккә сөт оны белән какао оны кушып болгатыгыз. Сөт яисә суны шикәр комы салып кайнатып чыгарыгыз. Шуңа атланмай ку­шыгыз да кайный башлаганчы яңадан утта тотып алыгыз. Аннары чикләвекле катнашма өстәп, барысын бергә яхшылап болгатыгыз. Бераз суынгач, ванилин кушыгыз. Барлыкка килгән катнашмадан шарчыклар ясап, шикәр онында әвәләп катырыгыз.
Дүрт өлеш өчен: 1-2 стакан чикләвек, 250 г сөт оны, ярты кап какао оны, 2 стакан шикәр комы, ярты стакан шикәр оны, 100 г атланмай, ярты стакан сөт яисә су, ванилин кирәк.
Наилә Т. Казан.

Караҗимеш “казылыгы”
Юылган төшсез караҗимешкә кайнар су салып, 15-20 ми­нут кәстрүлдә томалап пешерегез. Аннары сөзгечкә буша­тып, ваклап турагыз.
Суга шикәр комы салып, куе сироп пешерегез. Аның тамчысы, салкын суга салгач, шар рәвешендә катарга ти­еш. Сиропка туралган караҗимеш салып, 30-35 минут ныклап куерганчы утта пешерегез. Шуңа ваклап туралган инжир һәм чикләвек кушып болгатыгыз.
Барлыкка килгән катнашманы шикәр комы сибелгән тактага салып, казылык формасында тәгәрәтеп әвә­ләгез. Киптерелгән “казылыкны” юка телемнәргә кискәләп, тәлинкәгә тезегез.
Сигез өлеш өчен:
7 стакан шикәр комы, стаканның 3/4 өлеше су, 600 г төшсез караҗимеш, 250 г киптерелгән инжир, стаканның 2/3 өлеше вакланган әстерхан чикләвеге кирәк.
Ләйсәрә Л.
Волжск.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар