Логотип
Десерт

Күбекле как

Русча аны «Белевская пастила» дип йөртәләр. Бу какны элек Тула өлкәсенең Белев шәһәрендә ясый торган булганнар. Гадәти как түгел ул, ипигә охшаган, йомшак, күперенке. Әле алмалар барында бергәләп шул какны әзерләп карыйбызмы? Бу десерт шикәрсез, дөрес туклану ягында булсагыз, нәкъ менә сезнең өчен ул.

Русча аны «Белевская пастила» дип йөртәләр. Бу какны элек Тула өлкәсенең Белев шәһәрендә ясый торган булганнар. Гадәти как түгел ул, ипигә охшаган, йомшак, күперенке. Әле алмалар барында бергәләп шул какны әзерләп карыйбызмы? Бу десерт шикәрсез, дөрес туклану ягында булсагыз, нәкъ менә сезнең өчен ул.

Как ясар өчен алмаларның эчен алып, телемләп турарга һәм бик аз гына су салып, йомшарганчы пешерергә кирәк.

Пешкән алмаларны суытып, блендер белән яхшылап издерәбез. Ул күперә һәм агара төшә.

Аерым бер савытта йомырканың агын күпертәбез. Савыттан купмый торган нык күбек булырга тиеш. 600 грамм алма пюресына 2 йомырка агы алына.

Күпертелгән күбекне алма пюресына кушып, кашык белән сак кына болгатабыз.

Таба төбенә пергамент кәгазе җәеп, җиңелчә генә майлыйбыз. Табаларга әзер пюрены бүлеп салабыз. Ул 1 см чамасы калынлыгында булырга тиеш.

Бер-ике кашык пюрены капкачлы савытка салып, суыткычка куябыз, анысы соңрак кирәк булачак.

Как 60–70 градус җылылыктагы мичтә 5-6 сәгать кибә. Әгәр дегидраторыгыз яки яшелчә киптерә торган җайланмагыз булса, тагын да уңай. Электр духовкасында да яхшы кибә. Ләкин духовканың ишегенә сөлге кыстырып, ачык тотарга кирәк. Конвектор режимын куллансагыз, процесс тагын да тизләнә.

Какның өсте кулга ябышмый башларга тиеш, ләкин шакырдатып киптереп, безега әверелдермәгез.

Кипкән какны кәгазеннән кубарып (ябышса, кәгазьне юешләп, бераз көтегез), өстенә юка гына итеп суыткычтагы алма пюресын ягабыз да икенче җәем белән каплыйбыз. Бер җәем генә киптергән булсагыз, аны урталайга бүлегез. Алма пюресы җилем ролен башкара.

Катламнар саны берничә була. Һәрберсенең арасына алма пюресы ягыла. Соңыннан какны тагын берәр сәгатькә мичкә куеп алырга кирәк.

Күбекле какны пычак белән кисүе кыен, сытыла. Шуның өчен пычак бик үткен булырга тиеш, аны әледән-әле суга тыгып алалар. Шулай иткәндә как пычак очына ябышмый.

Әзер какны шикәр онында әвәләп, матурлыйлар. Ләкин бу мәҗбүри түгел. Пергамент кәгазенә төреп суыткычка куйсаң, берничә ай яхшы саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар