Мастер-классны Светлана МИФТАХОВА (Оренбург өлкәсе, Тоз-Түбә шәһәре) алып бара.
Кирәк:
- 5-6 карбыз.
Эш барышы:
- карбызның йомшагын алып, блендерда сок ясыйбыз.
- әзер сокны башта эрерәк тешле иләктән чыгарабыз.
- аннан иләкнең ваграк тешлесе аша уздырабыз.
- сүрән утка куеп, 5-6 сәгать кайнатабыз.
- соңрак гел бутап торабыз.
- куерса, кашыктан акмый башласа, карбыз балы әзер була.
5-6 карбыздан 500 грамм бал чыга.
Комментарийлар
0
0
БИШ-АЛТЫ КАРБЫЗ СОГЫН 5 - 6 СЭГАТЬ КАЙНАТКАЧ АНЫН БЕРЭР ФАЙДАЛЫ МАТДЭСЕ КАЛАМЫ ИКЭН СОН?
0
0
0
0
Файдалы матдасе каламы-юкмы, әйтә алмыйм, Гыйлмулла абый. Әмма балы бик тәмле!
0
0