Логотип
Десерт

Кара карлыганнан бик куе желе

Менә быел да карлыган җыяр чаклар җитте. Сездә дә карлыганнар өлгердеме? Өлгерсә, без сезгә кара карлыганнан бик куе һәм тәмле желе ясарга тәкъдим итәбез. 

Менә быел да карлыган җыяр чаклар җитте. Сездә дә карлыганнар өлгердеме? Өлгерсә, без сезгә кара карлыганнан бик куе һәм тәмле желе ясарга тәкъдим итәбез. Ясап карыйбызмы?

Кирәк:
1 кг кара карлыган
1 кг шикәр комы

Кара карлыганны эре чүпләреннән, яфракларыннан аралыйбыз. Бик тузанлы булмаса, юып торырга кирәкми. 
Карлыганны төбе калын кәстрүлгә яки табакка салып, шикәр комы белән бутыйбыз. Суы тизрәк чыксын өчен, кашык белән изгәлибез. 
Карлыганлы табакны утка куеп, кайнатып чыгарабыз һәм болгата-болгата 10 минут пешерәбез. Күбеген хәзер дә җыярга мөмкин, сөзгәч кенә дә җыя аласыз. 
10 минуттан соң карлыганны вак тишекле иләккә салып, сөзәбез. Суы тиз агып бетә, иләктә җимешләр генә кала. 
Бу җимешләрне тукмак белән төеп, мөмкин булганча иләктән төшерәбез. Желе барлыкка китерә торган пектин нәкъ менә карлыганның кабыгында, диләр. 
Иләктә калган кабык белән төшләрне ташлыйбыз, ә карлыган суын тагын бер кат иләк аша сөзәбез. 
Алдан ук банкаларны парландырып, әзерләп куябыз. Сөзү белән, булачак желены банкаларга тутырабыз. 
Капкач белән каплаганчы, тулысынча суынганын көтәргә кирәк. 
Бу желе суыткычта яки караңгы салкынча урында бик яхшы саклана. Әйткәнебезчә, бик тә куе, әчкелтем баллы була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар