Торт өчен 2 бисквит пешерергә кирәк.
1 бисквит ингредиентлары:
3 йомырка + 1стакан шикәр комы = миксер яки блендер белән күпертергә. Аннары 1стакан он белән болгатып, духовкада яисә мультиваркада пешерергә.
Бисквит арасына крем:
Кибет каймагы - 500 мл, 1 стакан шикәр комы.
Өстенә-кырыйларына крем:
200 г эремчек, куертылган сөт.
Бизәргә шоколад (ганаш): 100 г кара шоколад, 100 г сөтле шоколадны ваклап, 3-4 аш калагы сөт салып, кайнар су өстенә куеп эретергә.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Рецепт өчен тавыш бирү:
http://syuyumbike.ru/beigeler/?id=4213
Комментарий юк