Чикләвекле сөттә ясалган йогуртлар бик файдалы була. Аларда туңдырмага караганда калорийлар да әзрәк.
Кирәк:
* җиләк (катырылганы да бара) - 1 стакан;
* су - 200 мл;
* чи миндаль - бер уч;
* ярты банан;
* бал - 1 чәй кашыгы.
Эш барышы:
Миндальне суга салып, блендерда әйләндерәбез һәм сөзәбез. Миндальле "сөт" шушы була. Шуңа җиләк, банан, бал өстибез (бөтнек яфраклары салып җибәрсәгез дә була).
Блендерны әйләндерәбез.
Сихәте тисен!
Комментарий юк