Логотип
Десерт

​Эремчекле чизкейк

Нигезе өчен:
Шоколадлы печенье – 200 г;
Сыер мае – 100 г;

Эремчекле эчлек өчен:
* майлы эремчек – 500 г;
* сөтле шоколад – 200 г;
* 20 % сливки – 150 мл;
* вак уалган печенье – 2 данә;
* желатин – 1 аш кашыгы;
* бизәү өчен глазурь яки ак шоколад.

Эш барышы:
Кушылма юеш комга охшаганчы печенье белән майны блендерда әйләндерәбез. Кушылманы кырыйлары алына торган форма төбенә тыгыз итеп җәябез.

Желатинны 30 минутка дүрт аш кашыгы кайнаган салкын суга салыбыз. 

Сливкины шоколад белән кушып, утка куябыз – кушылып бетүен көтәбез. Катнашманы уттан алабыз һәм аңа желатин салабыз (болгатып торыгыз – эреп бетсен).

Миксер савытында эремчек, сливки-шоколадлы масса белән кушып, салмак режимда, бертөрле массага әверелгәнче болгатабыз.

Уалган печенье өстибез һәм әлеге массаны формага җәябез.

Берничә сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

Өстәлгә куяр алдыннан формадан чыгарып, өстен шоколад вагы, җиләк белән бизибез.

Авторның башка рецептларын биредә карый аласыз: http://vilkivruki.ru/category/desserts/5142

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар