Логотип
Десерт

Бананлы торт

«Артур-Марат дуэты» егетләре (Артур Минһаҗев һәм Марат Галимов)  бик тәмле  торт әзерләргә өйрәтмәкчеләр. Аны әзерләү өчен хәтта мич тә кирәк түгел.
Дуэт үзе яңа гына оешса да, Артур белән Марат тамашачыга күптәннән таныш. Элгәре «Казан егетләре» төркемендә җырлады алар. Дуэтның иҗат юлы бик өметле күренә. Бу мастер-классны төшергән көннәрдә дә егетләр яңа җырлар яздыру белән мәшгуль иде. Уңышлар телик без аларга. Ә егетләр әзерләгән торт искиткеч тәмле килеп чыкты. Сез дә әзерләп карагыз әле. 

Кирәк: 

0,5 кг печенье (уалыбрак торганы яхшы).
6 банан;
2-3 шәфталу (аны башка берәр җиләк-җимеш белән дә алыштырырга була);
2 әфлисун;
1 лимон;
10 данә кара карлыган (катырылганы да ярый, компоттан алсагыз да була);
2 кап шәфталу желесы (без «Ашан» кибетеннән таптык);
1 кап җиләк желесы;
2 аш кашыгы атланмай;
төбе алына торган таба (андый табагыз булмаса, гадәти табаны да кулланырга мөмкин).




Эш барышы: 

Әфлисуннарны яхшылап юып, урталай кисәбез һәм тирәнрәк берәр савытка сутын сыгабыз. Сут сыккычыгыз булса, бигрәк тә уңай.

Печеньеларны берәм-берәм шушы сутка манып, таба төбенә ике кат түшибез. Табаның төбе күренерлек булмасын.

5 бананның кабыгын чистартып, ваклап турыйбыз. Тирән эчле савытка салып, блендер белән бик яхшылап издерәбез. Блендер булмаганда тукмак белән төяргә мөмкин. Изелгән бананга ярты лимоннан сыгылган сутны өстәп, табадагы печенье өстенә бушатабыз.




Кәстрүлгә ярты стакан су салып, кайнатып чыгарабыз, атланмай өстибез. Су чак кына суынгач,  2 кап шәфталу желесын салабыз. Савыт төбендәге шикәре эреп беткәнче, бик яхшылап болгатабыз. Төсләр җетерәк булсын өчен бер чеметем генә сары төстәге азык буявы кушарга була. Шушы сыеклыкны банан өстенә коябыз һәм табаны 2-3 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Озак көтәргә вакытыгыз булмаса, ярты сәгатькә генә туңдыру камерасына куеп алырга мөмкин. 

Калган бер бананны кабыгыннан чистартып, юка гына тәгәрмәчләп турыйбыз. Шәфталуны исә ярым тәгәрмәчләп турарга кирәк. Шәфталу урынына хөрмә кулланырга була. Банан гына тезеп чыксагыз да ярый. Монда инде кем нинди җимеш ярата, шуны куллана ала, фәкать каты җимешләр генә булмасын.



Туралган банан белән шәфталуны торт өстенә матурлап тезәбез. Араларына кара карлыган тезеп чыгабыз.



Тулыр-тулмас 1 стакан суны кайнатып, шунда җиләк җелесын салабыз. Шикәре эреп беткәнче, яхшылап туглыйбыз. Чеметеп кенә кызыл ризык буявы кушарга мөмкин.



Желены торт өстенә коеп, янә суыткычка тыгабыз.



Инде безгә желеның катканын гына көтәсе калды. Шулай да бу торт икенче көнне аеруча тәмле була икән. Шуңа күрә аны бер көн алдан ясап куйсагыз яхшырак.  





 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар