Логотип
Десерт

Күбекле алма бәлеше

Бәйрәм табыны күрке булырлык бу бәлеш Рания ФӘХРИЕВАның яратып пешерә торган ризыкларыннан берсе.

Рания – Оренбург өлкәсенең Бакай авылыннан. Татарча камил сөйләшүенә, татар мәдәниятен, татар ашларын үз итүенә бер дә аптырыйсы түгел – ул чын татар авылында туып-үскән. «Гаиләбездә татарча гына аралашып үстек. Әтием Марат – мәдәният хезмәткәре, әнием Рима – укытучы булып эшләде. Әнием ягыннан Халисә әбием кечкенә чагымнан догалар ятлатса, әтиемнең әнисе Кәүсәрия әбием чын осталарча итеп токмач кисәргә өйрәтте», – ди Рания үзе белән таныштырып. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан федераль университетының татар филологиясе бүлеген сайлавы – укытучысы Гөлсинә Әбүнәгыймовадан. «Казанга җитәкләп алып килеп, университет ишекләрен бергә ачып кергән кешеләрем дә Гөлсинә апа белән Гамир абый», – дип, укытучысын зур хөрмәт белән телгә ала кунагыбыз. 
Аш-суга маһирлыгы исә Казан егете Дамир белән гаилә корып, игезәкләре Кәрим белән Әминәнең әниләре булгач ачыла. Җанына ял биргән шөгыле ул аның. Аеруча тортлар һәм милли ашларны яратып әзерли. Гаилә башлыгы Дамир – банк хезмәткәре. «Акыллы, һәрбер эшен уйлап башкара торган тырыш кеше ул», – дип мактый аны Рания. Кәрим белән Әминә исә әлегә балалар бакчасына һәм... «Казан» бию ансамбленең балалар хореография студиясенә йөри. Әлбәттә инде, әниләренең зур ярдәмчеләре дә алар. Әнә Әминә дә булышкач, бәлешебез ничек тәмле һәм матур булып пеште. 

 

Кирәк
(диаметры 22–24 см булган бер таба өчен)
5-6 алма
4 йомырка
180 г атланмай
150 г шикәр комы
200 г чамасы он
100 г чистартылган әстерхан чикләвеге
ярты чәй кашыгы дарчин (корица)
ярты чәй кашыгы чәй содасы

Эш барышы
Алмаларның кабыгын әрчеп, уртасын алабыз. Артык вакламый гына шакмаклап турыйбыз. Бәлеш өчен әчкелтем яшел алмалар яхшырак. 

Туралган алманы табага салып, 50 г шикәр комы, 1 аш кашыгы йомшартылган атланмай өстибез. 

Дарчин һәм вакланган әстерхан чикләвеген өстәп, алмаларны йомшарганчы һәм артык суы парга әйләнгәнче пешерәбез. 

Йомыркаларның агын сарысыннан аерабыз. Агын суыткычка куеп торабыз, алар безгә соңрак кирәк булачак.

Йомырка сарысына йомшарган атланмайны (150 г чамасы) кушабыз. 1 аш кашыгы шикәр комы һәм чәй содасы өстибез.

Май белән йомырка сарысын бик яхшылап туглыйбыз.

Акрынлап он өсти барып, үзле камыр басабыз. 

Камырны ике кисәккә бүләбез. Берсен – мандарин зурлыгындагысын – пакетка тыгып туңдыргычка куеп торабыз. 

Камырның зуррак кисәген таба читенә менәрлек итеп  кул белән генә җәябез.

Җәем өстенә алмалы эчлекне тигезләп салабыз. 

Йомырканың агына калган шикәр комын салып, миксер белән куе күбек хәленә килгәнче күпертәбез. Күбекне артык тыгызламый гына алма өстенә түшибез. 

Туңдыргычтагы камырны вак угычтан күбек өстенә уабыз.

Бәлешне 170 градус кызулыктагы мичтә 45 минут чамасы пешерәбез. Суынгач, кисеп, табынга чыгарабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар