Төркиядә 8 Мартны «Гөлсем көне» дип йөрткәннәрен белә идегезме? Ә ул Гөлсем – татар кызы! Петербургның Бестужев югары курсларында укып йөргән зыялы бу кыз, укуын калдырып, Балкан сугышында яраланган төрек сугышчыларын шәфкать туташы булып дәваларга китә; зур каһарманлыклар күрсәтеп, татар кызының данын еракларга таныта, Төркиядә хатын-кызлар хәрәкәтен оештырып йөри.