Логотип
Күңелеңә җыйма

Күкләр шаһит...

«Башкача булдыра алмыйм. Китәм. Ә син әллә ниләр уйлап үзеңне бетермә. Мин кайтырмын».

Аңа гел шул минутта ире дә, карашын туган ягына агылган болытларга төбәп, аның белән сөйләшәдер сыман тоела иде.

Ул бик озак йоклый алмый ятты. Төн уртасында ишегалдына да чыгып керде. Әкрен генә искән җил уңаена яуган карга исе китеп карап торды. Әле кайчан гына ява башлаган иде, инде менә бар дөнья ап-ак карга төренгән дә куйган. Бөтен нәрсә бер мизгелдә үзгәрә дә куя. Шулай дип уйлауга, тәне буйлап кайнар дулкын йөгерде. Ул янә уйлары белән ерак-еракларга китеп, күзләрен йокымсырап торган күккә төбәде. Әллә ниләр уйламаска кирәк. Сөеклесе дә аның белән саубуллашканда шулай диде ич. Кочагына кысып алды да: «Башкача булдыра алмыйм. Китәм. Ә син әллә ниләр уйлап үзеңне бетер-мә. Мин кайтырмын», – диде. Җанны айкап алырдай бу сүзләренә каршы, хатыны: «Исән-сау кайта гына күр. Без сине көтәрбез!» – дип кенә әйтә алды. Артыгы кирәкми иде. Әйтеп бетермәгән сүзләрен, йөрәктә ташкын булып ургып-ургып аккан хисләрен ул соңыннан – көннәр, айлар, еллар үткәч, кырга-басуга чыгып китәр дә – зәңгәр һавада гамьсез генә йөзгән ак болытларга сөйләр. Аңа гел шул минутта ире дә, карашын туган ягына агылган болытларга төбәп, аның белән сөйлә-шәдер сыман тоела иде.

 

«Мин сине төшемдә күрдем...»

Ул тынычланып киткәндәй булды. Җылы өенә кереп, җылы урынына ятуга йоклап киткәнен сизми дә калды. Төшендә Рузанна үзен күрде. Ул өшеде, туңды... Боз булып каткан аякларын кая куярга белми җәфа-ланды. Шул халәтендә шабыр суга батып уянып китте дә, кузгалырга да куркып, төшен фаразлап ятты.

Күпме шулай яткандыр, иртәнге тынлыкны бозып, телефон шалтырады. Хатын дертләп куйды. Балалар уяна хәзер. Тизрәк янында гына яткан телефонга үрелде. Ире шалтыратканны күрүгә, сикереп үк торды. Сөеклесе аның һәм балаларының хәлен белеште дә: «Әле генә кайттым. Аягым бик туңды. Өшедем», – дип куйды. Хатыны каян кайтканын да, ни эшләп йөргәнен дә сораштырмады. «Мин сине төшемдә күрдем...» – дип кенә әйтә алды. Ни күргәннәрен сөйләп тормады, чөнки озак сөйләшергә ярамый. Ире трубканы куйгач, өнсез калып, урынга барып ауды. Менә бит... Аллаһы Тәгалә ничек итеп белдергән аңа. Үзенең хәле, үзенең кичерешләре аша... Бер уйласаң, гаҗәпләнерлек тә түгел. Гомергә шулай булды ич. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлап, хәтта бер-берсенең ни уйлаганына кадәр белеп яшәделәр. Бер булып, бер җан булып. Ире тәмле сүзләр-гә бик саран иде. Әмма карашы, гамәле белән хатынын һәрчак бер дә сүнмәс-сүрелмәс тоелган ялкында тотты. Беренче мәртәбә очрашулары да, кайберәүләр әйтүенчә, «бер күрүдә гашыйк булдым»нан башланмады. Гадәти бер очрашу иде ул.

Хәзер ул тормышын, юк, тормышын гына түгел, бөтен язмышын бер селтәнүдә үзгәртергә мәҗбүр иткән шул көннәргә әйләнеп кайта да, уйламаганда-көтмәгәндә каршысына йөгереп чыккан бәхетенә мең-мең шөкрана кыла. «Бервакыт шулай иптәш кызымның авылына кунакка кайттык, – дип сөйли башлый ул, үткәннәргә сак кына кагылып. – Кичен авылда нишлисең инде... Клубка чыгасың. Яшьләрнең күңел ача торган бердәнбер урыны шул ич инде. Без дә чыктык. Ул көнне генә шулай булды микән, һәрвакыт шундый хәл булган микән анда... Клуб яшьләр белән шыгрым тулы. Бушрак урын караштырып, борылырга да өлгермәдем, кемдер җилкәмә килеп кагылмасынмы. Карасам, каршымда чибәр генә бер егет басып тора. Исемен әйтте, минекен сорады. Аннан озата кайтты. Шуннан башланды инде».

«Мин үземне озак эзләдем»

– Аннан өйләнештегезме?

Әңгәмәдәшем тыйнак кына елмаеп куя. Танышканнан соң дүрт ел узгач булган анысы. Ә аңарчы... аңарчы әле аларга олы сынаулар үтәргә, мәхәббәтләрен вакытлыча аерылышулар белән сынарга язган икән.

Үзе дә күп сөйләргә яратмаган, сорауларыма җавабын күбрәк «әйе», «юк» белән чикләгән ханымның әйтүенә караганда, аңа үзен эзләп табу өчен шактый тырышырга туры килә. Бу очракта хәтта эзләнергә, дип тә өстәр идем. «Яңа Чишмә районы урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, тоттым да төзелеш техникумына укырга кердем, – дип искә ала ул. – Анда бер ел көч-хәл белән укыдым. Ошатмадым. Минеке түгел. Нинди төзү-че инде мин, дидем. Киттем. Урта мәктәпне тәмамла-дым. Янә әллә ни уйлап тормыйча гына парикмахерлык курсларына кердем. Тик бу һөнәр дә күңелгә ятмады. Минеке түгел, дидем. Үземне озак эзләдем шулай. Нидер эшләргә алынам – ошамый. Ә ошамаган эш бе-лән вакыт уздырасы килми».

Кыз белән егет танышканнан бирле өч ел вакыт үтеп китә. Егет армия сафларына алына. Аралар ерагайса да, элемтәләр азга гына да өзелми. Ул югында кыз авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып та, Мәскәүгә китеп, сатучы булып та эшләп карый. Тагын барып чыкмый.

– Ул армиядән кайтуга ук өйләнештек. Өлгергән идек инде. – Ханым янә елмаеп куя. – Хәзер 2009 елның 25 июле гаиләбез тарихында аерым урын алып тора, чөнки ул көн безнең икебезне дә бәхетле итте.

Әйе, бәхетле алар. Ире – һөнәре буенча машинист – гел юлда була. Эше шундый иде. Ә хатыны, ниһаять, үзе теләгән институтка керә, читтән торып биш ел укый. Социаль педагог дипломы ала. Һөнәренең ни дәрәҗәдә җаваплы да, кызыклы да булуына ул тора-тора, эшли-эшли төшенә. Ул аны тормышка өр-яңача карарга өйрәтә. Яшәүнең олы мәгънәсе, шатлыкның иң зурысы булып дөньяга килгән сабыйлары да әнә әкренләп үсеп килә. Карап торуга үзе дә әле бала гына, чандыр гәүдәле бу яшь ханымны өч бала әнисе дип әйтмәссең дә. Ә нинди эшләр башкара ул бүген!

Бер сулышта

Ничек кенә булмасын, кайларда гына эшләмәсен, үзе әйтмешли, нинди генә һөнәрне үзенә «тагарга» азапланып карамасын, ул үзен таба. Баксаң, аңа «кая барыйм, кем булыйм» дип баш ватасы да булмаган. Ул яратып, ашкынып башкарасы эшләр кул астында гына булган лабаса. Уңышсыз гаиләләрнең хәленә керү, булдыра алганча ярдәм итү... Районның «Кайгырту» дип аталган халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге нәкъ менә аның өчен икән бит. Гаилә кыйммәтләрен саклау, ата-ана белән бала мөнәсәбәтләрен көйләү, менталь тайпылышы булган өлкәннәр һәм балаларны тормышка җайлаштыру юнәлешендә армый-талмый эшләгән ханым олы тәҗрибә туплый – кешеләрнең борчу-хәсрәтен үзенеке буларак кабул итәргә өйрәнә. Үзенә беркетелгән авылларны аркылыга-буйга йөреп чыга. Эчкече гаилә-ләрне барлый, шул сәбәпле эшсез калган әти-әниләрне эшкә урнаштыру белән шөгыльләнә. «Күп инде, күп, – ди ул, бу турыда сораштыра башлагач, – балалары кызганыч. Көн-төн эчкән әти янында бала нишләргә тиеш? Опека бүлеге андый балаларны гаиләдән алырга, ә без бирмәскә тырышабыз. Чөнки ни дисәң дә балага гаиләдә яхшы. Шуңа әти-әниләр белән җитди, эзлекле эш алып барабыз». Һөнәренең ни дәрәҗәдә җаваплы, җитди булуына шигебез юк. Тәрбияче дә, ярдәм дә күрсәтүче ул. Шуңа да социаль педагог бит ул!

Бары да әйбәт иде лә: балаларның икесе мәктәптә, өченчесе – бакчада. Алар үзләре эштә. Йортлары да җиткән-булган. Түбәсенә генә ремонт ясасалар... вак-төягенә артык исләре китми. Әкренләп бары да булыр. Мәхәббәт, чиксез ярату яшәгән өйдә генә җан рәхәте, күңел тынычлыгы табарга була. Ә бу гаиләдә ул җитеп ашкан. Ләкин әкрен генә үз җаена барган бәхетле тормыш та көннәрдән бер көнне сыната икән.

– 2022 елның 29 октябрендә иремне повестка белән Хәрби комиссариатка чакырдылар, – ди Рузанна ханым, үзен ике ут арасында калдырган ул көннәргә кайтып. – Әллә ни борчылмадым, чөнки без күп балалы гаиләләр исәбендә йөрибез. Андый гаиләләрдән ирләрне махсус операциягә алмыйлар. Ә ул кайтты да, берни булмагандай: «Җыенырга кирәк», – ди. «Кая җыенырга?» – дим. «СВОга китәм, ризалык бирдем. Башкалар ут эчендә булганда, мин биредә тыныч кына күзәтеп ята ал-мыйм», – ди. Елап җибәрдем. Ә ул мине тынычландыра башлады. «Бер дә борчылма. Дошманны җиңәбез дә кайтабыз», – ди. Кая барасың, тынычландым. Иремнең шундый булуына горурландым да әле. Балаларга да аңлаттым. «Әтиегез Ватанны сакларга китә!» – дидем. Әлегә бар да әйбәт, Аллага шөкер. Узган елның маенда азга гына ялга кайтып килде. Өйнең түбәсен ремонтлап китте. Шундый ул. Бер дә тик тора белми. Район хакимияте дә кирәк чагында булыша. Әле менә мәктәптә укучы ике балама бушлай туклану билгеләделәр. Кечесе бакчага бушлай йөри. Ни дисәң дә, ярдәм ич.

Ярдәм дигәннән... Рузанна ханым бу хакта ире киткән көннән үк уйлана башлый. Ничек фронттагыларга булышырга, моның өчен нәрсә эшләргә? Шул көннәрдә ул «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты»ның Татарстандагы төбәк штабы җитәкчесе Ангелина Галимова белән очраша. Махсус аны күрергә дип килми. Казанга райондашлары җыйган гуманитар ярдәмне алып килгәч танышалар. Шуннан бирле алар бергә. Очрашалар, сөйләшәләр, алга таба нәрсә эшләргә кирәк-леген хәл итәләр. Килеп чыккан проблемаларны хәл итү юлларын эзлиләр. Ә иң мөһиме: иң кыйммәтлесе – көн-төн шушы мәсьәләләр белән мәшгуль ул ханымнар аны акчага түгел, йөрәкләре кушканга, шулай кирәк булганга эшлиләр. Һәм, әлбәттә инде, үзләрен күрсәтү, үзләрен алга чыгару өчен дә эшләмиләр моны. Бу мәсьәләдә алар бик тыйнак. Сокланырлык та, гаҗәпләнерлек тә аларга карап. Бары шулай булганда гына үзеңне ирең белән бер сулышта тоясың. Моны ирләре махсус операциядә булган офицер хатыннары әйтә. Әнә хәзер дә алар – КСВОның төбәк штабы җитәкчесе һәм аның райондагы вәкиле, кара-каршы утырып, кичекмәстән хәл ите-лергә тиешле мәсьәләләр турында фикер алышалар.

Хәзер әнә иң зур проблема хәл ителгән: тиздән штабның үз бинасы булачак. Ирләре, балалары махсус операциядә булган әниләргә, хатыннарга, дөресен әйткәндә, психологтан битәр, үз ишләре белән җыелышып сөйләшү кирәк. Кыенлыктан, кинәт килеп туган борчулардан чыгу юлларын бергәләшеп эзләргә, эзләргә һәм, һичшиксез, табарга гына... Ә моның өчен, әлбәттә инде, бина булу, чөнки бүгенге көндә Ватанны саклаудан да мөһимрәк нәрсә юк.

...Көн әле уянып кына килә. Ә ул инде әнә респуб-ликаның ерак бер районыннан килеп тә җиткән. Машинасында – махсус хәрби операциядә катнашучыларга кирәкле әйберләр... Әйе, Р.узанна ханым моны кемгәдер ярау максатыннан түгел, һич юк (үзе шулай ди әнә), ә бәлки, ире белән бергә газиз Ватан өчен алгы сызыкка баскан каһарман егетләргә «кирәкле вак-төяк белән» аз гына булса да ярдәм күрсәтү өчен эшли.

Шулай иткәндә генә ул үзен ире белән янәшә тоя, аның тиз арада әйләнеп кайтуына ышана. Хәер, бер ул гына түгел, аның кебек патриотлар районда 1 нче сыйныф укучыларыннан башлап пенсионер әбиләргә кадәр. «Гуманитар ярдәм»не оештыручысы, башлап йөрүчесе генә булсын. Ә андый кеше бар! Рузанна ханым райондашларына бик рәхмәтле. Аңлыйлар, булышалар. Иң мөһиме – аның янында һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер торучы фикердәшләре, теләктәшләре бар. Ирләрен, газиз балаларын махсус операциягә озатып, алар өчен кулдан килгәннең барын эшләргә алынган әниләр, хатыннар –догада торган җирдәге фәрештәләр ул.

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар