Шоколад яратмаган кеше сирәктер. Аның хуш исенә, бернәрсә белән дә чагыштырып булмаслык тәмле тәменә каршы торуы кыен. Бер кисәк кенә кабып куйсаң да, шунда ук күңелләр күтәрелеп китә. Шоколад тәмле булуы өстенә, файдалы да. Ул иң яхшы антидепрессант санала.