Сентябрь җитте, бакчада эш бетте, дип уйлаганнар ялгыша. Бакчада эшнең бетәсе юк аның. Күпьеллык чәчәкләр үстерергә яратсагыз, хәзер алар бездән игътибар сорый.
Сентябрь җитте, бакчада эш бетте, дип уйлаганнар ялгыша. Бакчада эшнең бетәсе юк аның. Күпьеллык чәчәкләр үстерергә яратсагыз, хәзер алар бездән игътибар сорый.
Көзнең беренче аенда пион, флокс, хоста, рудбекия, гелениум, эхинацея кебек бер урында озак үсә торган чәчәкләрне бүлгәләп күчереп утырталар. Пионнарның тамырлары бик тирән һәм зур була. Аларны казып алуы шактый мәшәкатьле. Көрәк белән башта тирә-ягын казырга кирәк. Казып алганнан соң, тамырларны бер-ике сәгать шәлперәйтәләр. Шуннан соң гына бүлгәләргә керешергә мөмкин. Тамырларны бүлгәндә һәр өлештә үсү бөресе калырга тиешлеген онытмагыз.
Шактый озак бер урында үскән флоксларны да яңартырга була. 5-6 еллык бер флокс куагын бүлгәләп, 20 яңа үсенте булдырырга мөмкин. Шулай ук һәр яңа төптә бер булса да үсү бөресе калырга тиеш. Картайган, муртайган тамырларыннан кул белән аралап, калган тамырларны 10 см чамасы кыскарталар. Көздән күчергән гөлләрнең киләсе язда чәчәк атмасына әзер булып торыгыз.
Берьеллык чәчәкләр үстергән булсагыз, сентябрьдә аларның орлыгын җыеп куегыз. Мәсәлән, цинния, настурция, бәрхет гөл, космеяның орлыклары бу вакытка инде өлгерә. Шулай ук астра, петуния, арыслан тамагының да орлыкларын җыярга була. Киләсе язда яраткан чәчәкләрегезнең орлыгы кул астында гына булыр, кибеттән эзләп йөрмәссез.
Көз көне тиешенчә тукландырган үсемлекләр яхшырак кышлый. Бу эшне дә хәзердән калдырмый башкарырга кирәк. Ашламаның үсемлекләр тарафыннан үзләштерелеп өлгерүе дә кирәк бит әле. Көзен кулланыла торган ашлама составында фосфор, калий һәм магний булырга тиеш. Магний үсемлекләрнең салкынга чыдамлыгын арттыра. Андый ашламаны үзегез дә ясый аласыз: 10 литр суга 25 г суперфосфат, 1,5 аш кашыгы калиймагнезий яки күкертле әче калий, 2,5 г бор кислотасы салына. Бор салкын суда начар эри, шуңа күрә аны башта аз гына күләмдәге кайнар суда эретегез.
Минераль ашлама урынына органика кулланырга да була. Мәсәлән, гөлләрнең төбенә утын көле сибеп, тамырларын черемә, компост белән мүлчәләп куярга була. Мондый «җылы мендәр» тамырларны көзге-кышкы салкыннардан саклаячак, бер үк вакытта туфракны акрын гына микроэлементларга да баетачак.
Гөлбакчаның патшабикәләре булган розалар да көз көне үзләренә игътибар таләп итә. Чәчәк атып бетергән бөреләрне өзеп алып, куакларны сугарудан һәм төпләрен йомшартудан туктагыз. Фосфор, калий һәм магнийлы ашлама белән тукландырыгыз. 10 литр суда 1 аш кашыгы калий монофосфаты эретеп, тамырларга сибү бик отышлы вариант. Ә яфракларга бөркү өчен 10 литр суга 5 г суперфосфат белән күкертле әче калий (сернокислый калий) алына.
Салкын кыраулар төшкәнче, бакчада үскән җылы яратучы гөлләрне өйгә кертергә онытып җибәрмәгез. Яраннарны, хризантемаларны чүлмәкләргә күчереп, ышык верандага кертергә кирәк. Шундук җылы өйгә алып кертсәгез, гөлләр көчле стресс кичерәчәк.
Сентябрь ае – суганчалы үсемлекләрне утырту вакыты да. Лалә, нәркиз, крокус, сөмбелләрнең суганчаларын шушы айда туфракка төртәләр. Аларга кояшлы урын сайлагыз. Утыртыр алдыннан суганчаларны марганцовка эремәсендә тотып, чирләрдән арындырыгыз.
Кырауларга кадәр гладиолус һәм георгиннарны да казып алырга кирәк. Аларны туфрагыннан кагып, җилләтеп, берничә көн верандада тоталар. Аннары инде салкынча базга яки идән астына төшереп, язга кадәр саклыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк