Туй альбомыбызны кулыма алдым да, аякларымны бөкләп диванга менеп утырдым. Гомеремдәге иң бәхетле мизгелләрне саклаган бу альбомны ничәнче кат каравым микән?! «Беләм, син минем янымда. Сине оныта алмаячакмын. Әмма миңа алга таба яшәргә кирәк. Рөхсәт бир, зинһар...»
– Кызым, тагын карыйсыңмы инде? – диде, бүлмәгә кергән әни тыныч кына.
– Соңгы тапкыр, әни... Хушлашам...