Туй альбомыбызны кулыма алдым да, аякларымны бөкләп диванга менеп утырдым. Гомеремдәге иң бәхетле мизгелләрне саклаган бу альбомны ничәнче кат каравым микән?! «Беләм, син минем янымда. Сине оныта алмаячакмын. Әмма миңа алга таба яшәргә кирәк. Рөхсәт бир, зинһар...» – Кызым, тагын карыйсыңмы инде? – диде, бүлмәгә кергән әни тыныч кына. – Соңгы тапкыр, әни... Хушлашам...
Туй альбомыбызны кулыма алдым да, аякларымны бөкләп диванга менеп утырдым. Гомеремдәге иң бәхетле мизгелләрне саклаган бу альбомны ничәнче кат каравым икән?! «Беләм, син минем янымда. Сине оныта алмаячакмын. Әмма миңа алга таба яшәргә кирәк. Рөхсәт бир, зинһар...»
– Кызым, тагын карыйсыңмы инде? – диде, бүлмәгә кергән әни тыныч кына.
– Соңгы тапкыр, әни... Хушлашам...
Ике ел элек ирем үлде. Бик мәгънәсез үлем булды ул. Урамда сугышкан үсмерләрне аерырга керә. Берсендә пычак була... Камилне югалтуыма ышана алмадым. Җеназа, суд – барысы да томанда гына кебек. Башта елый да алмадым. Күңел таш кебек катты да калды. Камил үлеп бер айдан соң тормышым җәһәннәмгә әйләнде. Туктаусыз башым авырта, төшемдә һаман Камилне эзләп саташам, кычкырып, шабыр тирдә уянып китәм. Эшли алмыйча эштән киттем. Хезмәттәшләремнең жәлләү тулы күзләрен күтәрә алмадым. «Ичмасам, балабыз да булмады бит», – дип, көне-төне елыйм. Камил янына китәм, дип, үлем турында сөйли башлагач, әни мине табибларга, психологларга йөртә башлады...
Гомерем буе белгән якын кешемнең үлемен кабул итү бик авыр булды шул. Мин икенче сыйныфта укыганда килде ул безгә. Тәртип бозарга яраткан шук малайны минем янга утырттылар. Янәсе, сыйныфта иң әйбәт укучы буларак, аны тәрбияләргә тиеш идем. Безнең балачак дуслык тора-бара мәхәббәткә әйләнде. Ә туебыз гомеремнең иң матур көтелгән мизгеле булды. Кечкенә чактагы шук малай кайгыртучан, юмор хисле, үтә дә җаваплы иргә әйләнде. Аның артында иркә хатын булып кына яшәдем. Аның белән яшәгән өч елым төш кенә кебек...
Ул булмагач, үземне ятим баладай хис иттем... Янәшәмдә әнием белән әтием булмаса күтәрә алмаслык бу кайгыны ничек кичергән булыр идем микән? Сынган булыр идем, мөгаен... Әни мине тормышка кайтарыр өчен эштән чыкты. Кашыктан ашатты, кабат яши башларга көч бирде. Ярты елдан соң бераз дөньяга кайта башладым.
– Кызым, өйдә бикләнеп ятарга ярамый. Кеше арасына чыгарга кирәк, син бит чәчәкләр ярата идең, бәлки алар сине дәвалар. Флорист һөнәренә укып карамыйсыңмы? – диде әни беркөн җайлап кына.
Чәчәкләр... Камил миңа һәрвакыт чәчәкләр бүләк итә иде. Шундый яратам чәчәкләрне. Кечкенәдән энциклопедияләр алып нинди чәчәкнең нәрсә аңлатканын, ничек бүләк итәргә кирәклеген укып өйрәнгән идем. «Чәчәк теле» кеше әйткән сүздән кадерлерәк кебек...
Әнинең тәкъдиме уятып җибәргәндәй булды. Әйе, флорист булу балачак хыялым иде, әмма әти белән әни мине югары белемле хисапчы итеп күрделәр. Мәҗбүри диярлек шул һөнәрне сайлаттылар. Шулай да яратып эшләдем эшемне. Камил үләр алдыннан гына оешмада баш хисапчы урынын тәкъдим иткәннәр иде...
Флористика курсында укый башлагач тагын да тынычланып киткәндәй булдым. Чәчәкләр бөтен уемны алды. Матур-матур гөлләмәләр ясау күңелемә шундый рәхәтлек бирә, бөтен дөньямны онытам. Минем чәчәкләргә мөкиббән икәнемне күреп булса кирәк, укыткан укытучым эш тәкъдим итте. Тәҗрибәм булмаган килеш мине флорист итеп эшкә алдылар. Клиентлар белән аралашу әле миңа авыр иде, шуңа күрә чәчәкләр арасында булырга – гөлләмәләр ясарга гына тырыша идем. Бергә эшләгән хезмәттәшем дә хәлемә керде. Ул нинди гөлләмә кирәклеген килеп әйтә дә, мин ясап бирәм.
Беркөнне хезмәттәшем авырып эшкә чыкмады. Миңа үз «өн»емнән чыгып, прилавка артына басарга туры килде. Сентябрьнең яңгырлы соры бер көне иде ул. Моңсуландыра, елата торган көн. Атна уртасы булгач, клиентлар да юк.
Шулвакыт кыңгырау шалтырап ишек ачылды. Кырык яшьләр тирәсендәге бер ир кыяр-кыймас кына кереп басып ишек төбендә тукталды.
– Исәнмесез! Сезгә чәчәкләр кирәкме? – дидем мин.
–Юк, мөмкин булса, такси килгәнче монда басып торыймчы. Урамда яңгыр, – диде ул.
Мин җилкәләремне генә сикерттем дә, яңа килгән чәчәкләрне барлый башладым. Ә ул елмаеп минем янга килеп басты.
– Олег исемле мин, ә сез?
– Бу мөһимме? Чәчәк сатучы кыз мин, – дидем. Бу иргә нигәдер ачуым чыкты.
– Көне буе чәчәкләр арасында ялгызыгыз булу рәхәт түгелдер, шуңа усалдыр сез, әйме? – дип көлеп җибәрде ул.
– Ялгышасыз, кайчак кешеләр янында булганчы, чәчәкләр арасында булуың мең өлеш яхшырак. Алар бит һәрберсе дә җанлы, дөньяга бары тик матурлык алып килүчеләр. Ә менә һәр кеше турында да алай дип әйтеп булмый.
– Шулаймы? Кызык!..
– Чәчәкләрне аңларга гына кирәк. Аларның һәрберсенең үз теле, үз холкы бар... – чәчәкләргә мөкиббән кешегә алар турында сөйләргә генә куш инде. Әле генә ачуым килгән бу иргә мин инде рәхәтләнеп чәчәкләр турында сөйләргә әзер идем.
– Күпме чәчәк бүләк иткәнем бар, әмма бу хакта бер дә уйлаганым юк иде...
– Ә сез чәчәкләрне ничек сайлыйсыз соң?
– Күзгә күренгән беренче ошаган букетны сатып алам, – дип көлеп җибәрде ул...
– Бу инде бүләк иткән кешегезгә хөрмәтсезлек, – дидем инде. Мин хәтта аның әйткән сүзләренә үпкәләдем дә кебек. Ничек инде чәчәк телен белмичә, аны бүләк итәргә мөмкин?!. Бу зур сансызлык кебек тоелды миңа.
– Ә сез бик кызык кеше икәнсез, чәчәк сатучы кызы, – дип, ул минем күзләремә карады. – Исемегез ничек була соң инде?
– Галия...
– Ә сез бик матур кыз, чәчәкләр патшабикәсе. Күзләрегез генә моңсу. Моңсуланмагыз, бәхет көтмәгәндә килә икән ул! Бәхетне каршы алырга һәрвакыт әзер булырга кирәк, – диде ул. – Мин такси килде. Сау булыгыз. Очрашырбыз әле.
Олег ничек килеп керсә, шулай күздән югалды да. Төш булдымы соң бу, дип, озак кына аңга килә алмый тордым. Аның күз кысып, бәхет көтмәгәндә килә икән ул дип әйтүе күз алдымнан китмәде. Көне буе иләс-миләс йөрдем, нигәдер һаман үз-үземә елмайдым. Камил үлгәннән соң беренче тапкыр рәхәт бер халәт кичердем. Йөрәгемнән ниндидер зур таш төшкән кебек тоелды. Хәтта урамдагы көзге елак яңгыр да матур булып тоелды. Икенче көнне дә елмаеп уяндым. Тиз генә ашадым да, ашыга-ашыга эшкә китәргә әзерләнә башладым. «Кызым, сиңа бүген канатлар чыккан кебек, сөбханалла», – диде әни, миңа карап утырганнан соң. Әнине бит очыннан үбеп алдым да чыгып киттем. Эштә кабат чәчәкләрем дөньясына кереп чумдым. Берсеннән-берсе матур гөлләмәләр ясап кинәндем.
Күңелне иләсләндергән ул хәлләрдән соң бер атна вакыт үткән иде бугай. Инде ул очраклы очрашу онытылган иде. «Өн»емә хезмәттәшем килеп керде.
– Галия, анда сине сорыйлар?
– Кем, – йөрәгем сикереп куйды.
– Бер ир. Сәер ир-ат, чәчәк кибетенә кем инде гөлләмә күтәреп килә. Ә-ә-ә, аңладым, сиңа алып килгән бит ул аларны! Сөйләмисең дә, кызый...
Залга чыксам бер букет сирень чәчәге күтәреп Олег басып тора.
– Чәчәкләр патшабикәсенең кәефен күтәрергә теләдем әле, – дип, ул чәчәкләрне миңа сузды.
– Рәхмәт. Нинди хөрмәтттән бу матурлык? – дидем гаҗәпләнү хисен чыгарырга тырышып. Ә мин бит күңелемнең бер почмагында бу минутларны көткән идем....
– Сирень – гашыйк булу турында сөйләүче чәчәк. Беренче саф хисләр турында хәбәр итә... Беренче тапкыр шәһәр буйлап чәчәк эзләп йөрдем.
Мин колак очларыма кадәр кызарып чыктым. Сирень чәчәге исеннән башым әйләнеп китте.
– Чәчәк тә, мин дә алдамыйм, Галия.... Артык сүзләр кирәкмидер, сине эштән соң өенә озатырга мөмкинме?..
...Туй альбомындагы фотодан Камил елмаеп карап тора. Мин бармак бите белән аның йөзеннән сыпырам. «Камил, ачуланма мин гашыйк булдым. Көтмәгәндә... Бәхет көтмәгәндә килә икән ул, чынлап та... Ул миңа бер букет кызыл розалар бүләк итеп, тәкъдим ясады. Мин аңа кияүгә чыгам. Җибәр син мине, яме. Мин сине гомерем буе йөрәгемдә йөртермен...» Камил белән күңелемнән генә хушлашып, альбомны алып куйдым.
Мине яңа тормыш көтә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
Ма шаАллах! Бэхетле бул, балакай! Яратып-яратылып яшэ! Яратып яшибез кубебез, эмма яратылып яшэу хэркемгэ тэтеми шул…
0
0