Иремнең дә, минем дә икенче никах безнең. Без танышканда аның да, минем дә аерылышканыбызга 3 ел узган иде инде.
Алган яралар төзәлмәсә дә, инде җөйләнә төшкән чак иде. Безне әнә шул уртак проблемаларыбыз булу якынайтты да та бугай. Югыйсә ул да, мин дә, кабат гаилә корырга әзер түгел идек әле.