Әни иремнең кызын яратмый

Иремнең дә, минем дә икенче никах безнең. Без танышканда аның да, минем дә аерылышканыбызга өч ел узган иде инде.
Алган яралар төзәлмәсә дә, инде җөйләнә төшкән чак иде. Безне әнә шул уртак проблемаларыбыз булу якынайтты да бугай. Югыйсә ул да, мин дә кабат гаилә корырга әзер түгел идек әле.
Беренче сөйләшкәндә ул: «Мин әле тагын кемгәдер ышанырга әзер түгел», – диде. Мин дә нәкъ шул ук сүзләрне кабатладым. Чынлап та шулай – үзем янымда ниндидер ир-ат бар дип күз алдыма китерсәм, калтырый башлый идем.
Бу сүзләрне әйткәндә без бер-беребезгә гашыйк түгел идек шул әле, гади танышлар гына идек. Ярату безгә шактый соңрак килде әле ул, аны без озак кына читләрдән түгел, үз-үзебездән дә яшереп йөрдек бугай.
Ярый, мин бу хакта сөйләргә дип утырмаган идем.
Иремнең дә, минем дә берәр балабыз бар. Икебездә дә кызлар, хәтта яшьләре дә бер тирә.
Без Азалия белән Элинаны үзебез әле өйләнешкәнче үк таныштырдык. Кызлар шунда ук дуслаштылар. Иремнең беренче хатынына рәхмәт – ул аларның дуслашуларына бер дә каршы килмәде. Бу вакыт инде ул икенче кат кияүгә чыгарга өлгергән, яңа гына кечкенә улы туган чак иде. Бәлки шуңа да безнең аралашуларга киртә куймагандыр.
Кая гына барсак та, без гел дүртәү бара идек. Бергә тора башлаганчы дип әйтәм. Хәзер дә шулай. Шимбә-якшәмбе көннәрдә Элина гел бездә. Шимбә мәктәптән туры үзебезгә алып кайтабыз, якшәмбе кичкә генә илтеп куябыз. Дәресләрен бездә генә әзерләгәндә дүшәмбе мәктәпкә генә илткән чаклар да була.
Очрашсалар, Азалия белән сөйләшеп, уйнап туймыйлар алар. Без хәтта киемнәрне дә пардан алабыз аларга. Азалиягә нәрсәдер ала башласам, ул шундуук: «Ә Элинага алабызмы соң?» – дип сорый.
Кызларның шулай дус булуына миннән бигрәк ирем куана. Аерылышуларына, кызының башка әти белән үсүенә ул барыбер үзен гаепле саный дип аңлыйм мин. Һәрхәлдә, ул бу хакта миңа әйткәне булмаса да.
Сезнең гаиләдә барысы да әйбәт бит, ә нинди проблема турында әйтмәкче буласың диярсез инде.
Әйе, барысы да әйбәт кебек. Әмма бәхеткә күләгә булып төшкән бер әйбер бар. Иремнең кызын – Элинаны минем әни яратмый. Нәрсәгә икәнен дә аңлый алмыйм. Кайчак ялларда дүртәү әниләргә барабыз. Безнең белән Элина да килүен күрсә, шундук йөзе үзгәрә аның, кара коела. Беребез белән дә юньләп сөйләшми дә.
Сөйләшеп тә карадым – аңларга да, ишетергә дә теләми. Яратмыйм һәм бетте-китте, ди. Үз әнисе бар бит – карасын, бу кыз сиңа барыбер бер күрсәтәчәк әле, ди. Күземне дә ачырмый.
Ирем, аның әти-әнисе алдында бик кыен. Ирем күрә бит кызына булган бу мөнәсәбәтне. Әни Элина каршында Азалиягә алып куйган бүләген тапшырырга мөмкин. Кечкенә генә әйберне дә шундый зур итеп! Элинаның да бала гына икәнен, аның да кызыгуын бик яхшы белә бит ул. Кайчак Азалия гадәттәгечә: «Дәү әни, ә Элинага да бүләк бармы?» – дип сорый. Ә әни барыбыз да ишетерлек итеп: «Минем оныгым бит син генә. Аңа үзенең дәү әниләре алыр», – ди.
Ә иремнекеләр бөтенләй башка: алар кызларны беркайчан аермый, икесен тигез күрәләр. Әлбәттә, аларга да үз оныклары якынрактыр, әмма алар бит моны миңа да, кызыма да берничек белгертмиләр. Иремне әйтмим дә. Кызым андый яратуны үз әтисеннән дә күрмәде. Мин аңа моның өчен шулкадәр рәхмәтле. Аның Азалияне ничек якын иткәнен күрәм дә, Элинага берәр яхшылык эшлисем килә. Мин хәтта ул бөтенләй безнең белән генә яшәсә дә риза гына булыр идем.
Әни бит бу мәсьәләдә мине ныграк аңларга, минем, кызымным бәхетле булуы өчен сөенергә генә тиеш кебек.
Башка гаиләләр бу мәсьәләне ничек хәл итәләр икән, әллә аларда да андый проблема бармы икән? Бәлки миңа берәр киңәш бирүче дә табылыр, әнигә аңлатырга нинди сүзләр эзләп карыйм икән?
Фото: Freepik
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
27 сентябрь 2023 - 19:55Без имениЖылап укыдым,чыннанда фидакэр ,тырыш,көчле хытын-кызлар сугышка хэтле дэ,с Угыш вакытын эйтэсе юк безнең эбилэр,энилэр чоры безгэ үрнэк иделэр,урыннары ожмахта булсынҖиңги
-
27 сентябрь 2023 - 16:52Без имениЙөз грамм тозны башта эретеп дигән бит суда , Шуңа банкага салып, аннан соң су белән тутырам диеп язылган!Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш?
-
26 сентябрь 2023 - 18:55Без имениКырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы?
-
26 сентябрь 2023 - 16:03Без имениШушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 14:43Без имениШуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.Җиңги
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.