Поезддагы ул кичне Эльмира гел искә алып йөрде. Ичмаса Марсель аның телефон номерын да сорамады бит. Кыз үзе дә читенсенде... Мәскәүдә эшләрен тәмамлап кайткач билетларын тапшырырга бухгалтериягә кергән иде Эльмира.
– Кызый, синең билет түгел бит бу, – димәсенме бухгалтер.