Логотип
Проза

Эзләп тапкан бәхет

Поезддагы ул кичне Эльмира гел искә алып йөрде. Ичмаса Марсель аның телефон номерын да сорамады бит. Кыз үзе дә читенсенде... Мәскәүдә эшләрен тәмамлап кайткач билетларын тапшырырга бухгалтериягә кергән иде Эльмира.  – Кызый, синең билет түгел бит бу, – димәсенме бухгалтер.

Электрон билет кына алырга булды Эльмира. Тимер юл вокзалына барып-кайтып тагын күпме вакыты әрәмгә узар иде. Эштә командировка өчен электрон билет белән исәп тотып булмау сәбәпле, поезд китәр алдыннан терминалда билетның кәгазь вариантын чыгартып алырга хәл итте. Бухгалтер шулай куша.  

Май бәйрәмнәре алдыннан Мәскәүгә билетлар бик тиз бетә. Менә кичә генә сайлау мөмкинлеге зур иде әле. Бүген хатын-кызлар купесында бер генә дә урын калмаган. Кушма купедан урын сайларга калды аңа. 

Күршеләр белән йөрергә яратмый иде Эльмира. Шундый рәхәт командировкалар була – купеда аннан башка берәү дә булмый. Үз көенә рәхәтләнеп бара. Кайвакыт шундый күршеләр туры килә, төне буе күз дә какмый. Йә эчәләр, йә быдыр-быдыр сөйләшәләр. Гырлаучы күршеләрне дә күп күрде инде. Шуңа хатын-кызлар өчен генә дигән купе – иң кулай вариант. Ләкин бәйрәм алдыннан андый мөмкинлек калмаган. Ярый, барыбер барырга кирәк, дип, бер урынны сатып алды. 

Эльмира тимер юл вокзалына поезд китәргә егерме минут кала гына килеп җитте. Билетны чыгартып алыр өчен әле икенче бинага йөгерергә кирәк. Ә анда! Җиде кеше чират тора. 
-– Мөмкинме, минем поезд китә, өлгермим, чиратсыз алыйм әле, – дип, терминалның янына ук барып басты.
– Безнең дә поезд китә хәзер, чиратка басыгыз, – диеште пассажирлар.
– Сез Мәскәүгәме? – дип сорады Эльмирадан чираты килеп җиткән егет.
– Әйе, менә ун минуттан китә бит инде поездым.
– Бирегез штрих-кодыгызны, үземнеке белән чыгартып алам, – диде. 

Эльмира инде кулындагы телефонында ачып куелган куар-кодны егеткә бирде. Башта Эльмираның билетын чыгартып бирде ул.
– Рәхмәт бик зур! Сез мине коткардыгыз!
– Әҗәтле булып каласыз миңа, – дип елмайды егет. 

Вагон янына йөгереп барып җиткәндә озатучылар эчтән чыгып баралар иде инде. Аларга төртелә-төртелә үз купесына барып җитте кыз, өлгерде. Уң якта бер ир белән хатын утыралар иде инде. Эльмираның урыны сул якта өстә иде. Поезд кузгалганчы аскы урынга кереп утырды. Бәлки бу кеше өлгермәгәндер, йә бармаска булгандыр, аскы урында йокларга мөмкин булыр дигәндә поезд кузгалып та китте. Астагы урын җәелмәгән иде. Өстәге урыннан урын-җирен алды да, тиз генә җәеп тә куйды. Инде иркенләп ятыйм дигәндә генә купе ишеге ачылып китте дә аскы урынның хуҗасы килеп керде. Ни күзе белән күрсен – терминалда Эльмирага билет чыгартып биргән егет. Соңга кала язган бит! Алдагы вагоннан кергәндер инде...
– Минем урын аста. Әҗәтегезне түләргә булдыгызмы инде, миңа урын җәеп куйгансыз, – дип көлде егет. 
– Ә мин кемдер өлгермәде, аста йоклап барам дип куанган идем, – диде Эльмира. 
Проводница кереп пассажирларның билетларын сорап алды. «Арсланова» диде ул башта. Теге егет белән берьюлы диярлек билетларын сузганнар иде, егет кире тартып алды. Эльмираның билетын тикшергәч, «Арсланов», диде. Бу юлы теге егет билетын сузды.

Кирәк бит! Икесе бер фамилиядә икән! Эльмира ирексездән көлеп җибәрде. Бәләкәй чактан ук шулкадәр ярата иде ул үз фамилиясен. Арыслан йолдызлыгында туган кызның фамилиясе дә үзенә килешеп тора, яңгырашлы. Үсмер вакыттан ук фамилиясен үзгәртмәскә хәл иткән иде ул. Кияүгә чыкса да, фамилиясе үзенеке калачак иде. Шуңа риза булган ир генә табасы калды, дип, әтисе әле дә үрти аны. 

Билетларны тикшергәч, проводница аларның барысын да өстәлгә куйды. Поезд төнгә каршы юлга чыга, ә купедагылар йокларга ашыкмады. Эльмиралар каршындагы апа белән абзый өстәлгә өчпочмаклар, колбасалы-сырлы бутербродлар куйдылар, чәйгә дип кайнар су алып килделәр. Эльмира белән Марсельне дә сыйладылар. Алар яшьләрне бөтенләй ир белән хатын дип уйлаганнар әле. Икесе бер фамилиядә булгач... Гөлсем апа: «Ә сез бер-берегезгә охшагансыз да әле», –  дип оялттырды хәтта. 

Өстәлне җыештырып, билетларны алып куйдылар. Поезд иртәнге җиде тулганчы ук Мәскәүнең Казан вокзалына барып җитте. Эльмира начар йоклады. Дөресрәге, йокы кермәде аңа. Күршеләреннән ник бер тавыш чыксын: бары тик рельслар буйлап шуышып барган поезд тавышы гына салмак көй чыгарды. Әле бер якка, әле икенче якка боргаланып ятты. Үзе селкенгән саен, Марсельнең дә йокламавын сизә иде кыз. Бик рәхәт кеше, ничектер якын, ягымлы, игътибарлы егет булып чыкты. Бер-берсенең кайсы яктан булуларын, кайда эшләүләрен белделәр. Кичтән шулкадәр рәхәт бер аралашу булган иде. Менә иртә җитте. Купедагы күршеләре дә, Эльмира да үз юллары белән зур шәһәрдә китеп югалачак. Ялгыш кына юлда очраткан егетне башка күрмәс тә инде ул...

Поезддагы ул кичне Эльмира гел искә алып йөрде. Ичмасам, Марсель аның телефон номерын да сорамады бит. Үзе дә оялды... Мәскәүдә эшләрен тәмамлап кайткач, билетларын тапшырырга бухгалтериягә кергән иде Эльмира. 
– Кызый, синең билет түгел бит бу, – димәсенме бухгалтер.
– Ничек минеке түгел инде? Арсланова бит...
– Арсланованың «а» хәрефе төшеп калган. Паспорт номеры үзеңнекеме соң, кара әле, – ди бухгалтер.
Эльмира үзе дә шаккатты. Поездда өстәлдә яткан билетлар арасыннан Марсельнең билетын алып тыккан сумкасына. Димәк, Марсель дә хәзер исәп тота алмый аптырыйдыр...

Ике көннән кабинет ишеген ачып кергән егетне шундук таныды Эльмира. 
– Нәрсә, «Арсланов», көттеңме мине? – диде Марсель. – Телефон номерыңны сорарга читенсенгән идем, кайтуга ук эзләп табасы булды менә...
– Сораган булсаң, бик теләп әйткән булыр идем. Бу хатаны хәзер үк төзәтергә кирәк безгә, – дип елмайды Эльмира.  

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар