– Менә инде танымады, – таныш булмаган хатын елмаеп каршына ук килеп басты, аның хушбуе ирнең борынын кытыклап куйды.– Югыйсә ничә ел бер парта артында утырдык.
– Галия? – Азатның шундук балачагы искә төште. Күрше подъезда яшәгән озын сары чәчле, кап-кара күзле бу кыз белән менә комлыкта уйныйлар, бергә балалар бакчасына йөриләр, мәктәптә дә бер сыйныфка туры килделәр. Бер-берсен белгәч, шунда ук бергә утырдылар. Бергә мәктәпкә йөрделәр. Азат беренче хисләрен исенә төшерде. Тик хәзер үзенә елмаеп карап торган хатын-кызда элекке Галиянең бер чалымы да юк кебек. Бары тик күзләре генә таныш...