ВИЧ, СПИД авыруы турында без нәрсә беләбез? Дөрес, бернәрсә дә! Ул безнең өчен үтә куркыныч йогышлы авыру, ә аның белән тормыш төбендәге кешеләр генә авырый. Алар белән аралашу түгел, кул бирешеп күрешү дә гомер өчен куркыныч кебек. Авыру турында мәгълүмат булмау, төрле мифлар һәм куркулар тудыра. Югыйсә, ВИЧ белән очрашкан кешеләр читкә тәбәрелгән булырга тиеш түгел. Аларның да тулы канлы тормыш белән яшәргә хаклары бар. Моның өчен аларның энергияләре җитә. Бүген йогып, иртәгә үтерә торган чума түгел ул ВИЧ. Мин моны Илдар белән танышкан аңладым.