Танышуыбыз кызык кына булды. 8 классны тәмамлагач, безне командировкага җибәрделәр – авылдан 30 чакрымдагы кирпеч заводына эшкә. Колхоз вакыты иде әле, ул җибәрде. Өч кыз бардык.
Торган җиребез – тулай торак. Яшь чак бит әле: авыр эштә эшләп, арып кайтсак та, кичләрен бүлмәдә торасы килми.