Логотип
Күңелеңә җыйма

Ярату күңелгә бер керсә...

Танышуыбыз кызык кына булды. 8 классны тәмамлагач, безне командировкага җибәрделәр – авылдан 30 чакрымдагы кирпеч заводына эшкә. Колхоз вакыты иде әле, ул җибәрде. Өч кыз бардык. Торган җиребез – тулай торак. Яшь чак бит әле: авыр эштә эшләп, арып кайтсак та, кичләрен бүлмәдә торасы килми.

Танышуыбыз кызык кына булды. 8 нче классны тәмамлагач, безне командировкага җибәрделәр – авылдан 30 чакрымдагы кирпеч заводына эшкә. Колхоз вакыты иде әле, ул җибәрде. Өч кыз бардык. 
Торган җиребез – тулай торак. Яшь чак бит әле: авыр эштә эшләп, арып кайтсак та, кичләрен бүлмәдә торасы килми.  Капка төбенә чыгып утырып «вечер уйныйбыз»:  шулай дип сөйләшә идек. Безнең кебек килгән яшьләр бик күп. Кызык! 
Мансур санаторийдан гына кайтып төшкән иде. Йөрәге авырта торган булган – шуңа күрә Кырымга дәваланырга җибәргәннәр аны. Аның әтисе заводта начальник икән, тик мин әле бу хакта бөтенләй белмим... 
Беренче көнне ул карап, тыңлап кына утырды – беребезгә дә сүз катмады. Икенче көнне аның белән урыннарыбыз янәшә туры килде. Бераз утыргач, ул шыпырт кына миңа:
– Әйдә, киттек! – диде.
Егетләрдән курка идем. Аның бу сүзләреннән соң бөтенләй шөбһәгә төштем. «Ничек кенә кереп китәргә икән хәзер?» – дим. Кич буе шуны гына уйладым. 
Җаен таптым – бүлмәбезгә йөгереп кереп киттем. Ул кызларга: «Чыксын әле», – дигән. 
«Юк, беркая да чыкмыйм! – дим.
Кызлар мине барыбер чыгардылар. 
Шулай таныштык. 
Мин бик оялчан идем. Өч көннән соң гына азрак аңа ияләшә төштем. Аннары аның әтисе заводта начальник икәнен белдем. Алар әле авылдан гына күчеп килгәннәр, шушы тулай торактагы бүлмәдә яшиләр иде. Әтисе моңарчы авылда колхоз председателе булган, әнисе мәктәптә укыткан. Әнисе кайчак башка хатыннар белән тулай торак ишек төбенә чыгып утыра. Ничек яннарыннан үтим икән дип аптырыйм. Шундый оялдырта... 
Озак очрашмадык – безнең кайтыр вакыт җитте. 
Инде ике арада хатлар йөри башлады. 
Ул бу вакыт 3 нче курста укый иде – токарь һөнәре алырга җыена. Ул кыш шулай узды. Мин дә авылда калдым – колхозда эшләдем. Әнинең 8 нче класстан соң ук чыгарып җибәрәсе килмәде. Минем, әлбәттә, Казанга китәсем килгән иде. Кыш буе колхоз эшенә йөрдем. Икенче көзгә әнине инде барыбер ризалаттым. Бер дус кызым белән безне үзебезнең авылдаш кыз алып китте: укырга ул урнаштырырга тиеш иде. Казанны бит бөтенләй белмибез. Ә ул кыз бер елга булса да алданрак чыгып китте. Икебезнең дә повар буласы килгән иде. Тик ул: «Поварга кайда укытканнарын белмим. Менә минем шикелле штукатур-маляр булырсыз – үзем укыган җиргә алып барам», – диде. 
Мансурның торган җире безгә якын гына булып чыкты. Махсус оештырсаң да шулай булмас! Зурдый Казан бит ул. Аллаһы Тәгаләнең бер хикмәте инде... Казанга килергә җыенганымны ул белә иде, әлбәттә, әмма кайда укыйсымны әйтергә өлгермәгән идем. Телефоннар юк бит – хат аша гына аралашабыз. 
Инде ара якын: ул мине көн саен диярлек укудан каршы ала. Гел очрашабыз! Хисләр тагын да көчәйде... 
Ике елдан соң аны армиягә алдылар. «Көтәрмен!» – дип озатып калдым. Саубуллашулар җиңел булмады инде... Военкоматка да бардым. Әтисе дә килгән иде. Ул сугышта булган кеше иде: ничектер җаен тапты – аның янына эчкә дә кереп китте. Кулына канәфер чәчәкләре тотып чыкты һәм аларны: «Мансурдан!» – дип, миңа сузды... Открыткасы да бар иде. Мин аны әлегәчә саклыйм... Мансурның бер күлмәген алып калган идем. Шул күлмәгенә төрдем дә, чемонданга салып куйдым. 
Шундый еладым мин аны озатканда! Карап торган бер якын кешем иде бит. Нәрсә эшләсәк тә – гел бергә. Авылга гел бергә кайтып йөрибез. Билетларны гел Мансур ала. Ул чакта билетлар алу бик авыр иде. Дус кызым белән икебезгә дә ала, безне юлда кайгыртып кына кайта... 
Беренче хаты бик тиз килде: юлдан ук язган иде. Ерак Көнчыгышта хезмәт итте ул. Бер ялгансыз әйтәм: мин аңа көн аралаш хат яздым. Әле кайчак көн дә яздым. Ул минем бөтен хатларымны җыеп барган иде. Мин дә аныкыларның берсен дә ташламадым. Туп-тулы бер чемодан хат иде! Өйләнешкәннән соң ул аларны яндырды шул... Ванна урнаштырылган бүлмәбез бар иде: шунда бикләнеп, миченә яккан. Әти-әниләр белән тора идек бит: алар кулына эләгерләр дип икебез дә куркабыз. Дөресрәге, оялабыз! 
Алгарак киттем...
Армиядән мин аны бик сагынып көтеп алдым. 
Аңа кадәр башта кунакка кайтты әле. Ел ярым узгач. Көтмәгәндә кайтып төште! Алдан белгертмәде дә. Ул вакытта алар самолет белән очтылар. Куйбышев шәһәренә кайтып төшкәч кенә, апаларына переговорга биргән – миңа алар хәбәр итте. 
И-и, сөендем инде! Башта ышанмыйча да тордым әле. 
Очраштык, әлбәттә. Бергә Буадагы апаларына да кайтып килдек. Алай гына да түгел, бергә безнең авылга да кайттык! Моряк киеменнән, озын буйлы, чибәр... Авылда шаккатканнар иде. Әни белән таныштырдым аны шулай итеп. Аннан ул мине үзләренә алып барды. Бик оялсам да, өйләренә дә кердем. Ничек оялмыйсың ди?! Йөргән егетеңнең өенә беренче тапкыр керү рәхәт түгел бит ул... 

Ярты елдан соң армияне бетереп кайтты ул. Тәгаен кайсы көнне кайтасын алдан белмәдем. Унынчы майлардан соң кайтыр дип көтә идем, ә ул 5 майда ук кайтып төшкән. Миңа бүләккә курчак алып кайткан! 
Тулай торакта түгел идем – авылга кайтып киткән чак туры килде. Ташу ул елны бик көчле булды: күперне алып киткән иде. Бөтенләй башка юлдан – әйләнечтән килергә туры килде. Вокзалларда кунып яттык. Ә ул безгә килгән! Курчакны караватыма утыртып, мендәремә терәтеп куйган. Зурдый курчак!  Үзе апаларына Буага кайтып киткән. 
Күрше бүлмәдәге кыз:
– Әйе, морягын кайткан! – дип сөенеч алды.

Армиядән кайткач, аны өйдәгеләре озак тотмады – өйләндерделәр. 
– Әйдә, өйлән! Югыйсә йә аерылышырсыз – берәр кешегә күзең төшәр... Ә ул сине ике ел буе көтте, – дигәннәр.
Мансур армиядә чакта аның туганнары белән гел аралашып тордым. Әнисе белән хәтта хатлар алыштык. Бәйрәмнәрдә котлап открыткалар җибәрә идем. 
Ул май аенда кайтты, ә июльдә инде туебыз булды. Бик тиз булды... 
Икебез дә эшкә урнаштык. Тик мин озак эшли алмадым – бер айдан соң ук авырга уздым. 
 
Шулай яшәп киттек. 
Әти һәм әни белән 15 ел бергә яшәдек. Әле өч ел рәттән кайнанамның кайнанасы бездә торды – кышны бездә чыкты. Шундый тату яшәдек! «Әни» дип кенә тордым. Олылар белән яшәгәч, алар көенә генә биисең бит инде: алар нәрсә әйтә – шуны эшләдем. Мине алар бик яратты. Төп йорт булгач, гел кунак кайта. Мансурлар алты туган алар. Бөтенесенең дә балалары бездә үсте: җәй башында ук кайтарып куялар иде. Өй тулы чыр-чу! Кызык! Рәхәт! Өч бүлмәле булса да, өебез алай зур түгел иде, әмма барысы да сыйды... 
Унбиш елдан соң башка чыктык: үзебезгә йорт бирделәр. Ә тагын ике елдан соң мин бик каты бәлага юлыктым.

Бик каты пештем мин... Тәнемнең 55 проценты пеште. «Үлгән» дигән хәбәрем дә таралган иде. 
Ашарга пешерергә куйган идем. Гаилә зур бит – өч бала, үзебез. Шулпаны зур кәстрүл белән куйдым. Үзем өй җыештырырга керештем. Ул вакыт әле өйгә дә күмер яга идек – мич тә бар. Аны агарттым. Эшем беткәндә генә, газ астын да сөртеп алырга үрелдем. Анысын әле беләм... Өч кенә конфоркалы газ иде ул. Тигез торсын дип, астына агач шакмаклар куйган идек. Мин идәнне сөрткәндә шуларның берсен кузгатканмын... Кайнап торган майлы шулпа өстемә шуып кына төшкән... Башым гына пешмәгән иде. Куллар, аяклар, тәннәр... Кызым өйдә иде. Аның укырга кергән генә елы. «Күршеләргә кереп әйт – миңа «скорый» чакырсыннар!» – дим. «Анда эт бар», – дип, ул капка төбеннән кире борылып керде. Ничек киенгәнемне белмим... Кыш көне. Гыйнвар ае. Башта әле бөтен нәрсәмне салып аттым. Бөерем авыртып тора дип, билемә шәл ураган идем. Шул шәлне сала алмый интектем. Шәл булган җирләр бик нык пешкән иде – ул тирәләр озак төзәлде. 
Күршедә бер оешма бар иде – шунда йөгердем. Олы халат, пальто кидем, мамык шәлемне урандым. Аягыма итек кидем. «Скорый» бик тиз килде. Укол салдылар да алып киттеләр. Врач юл буе: «Хәлең ничек?» – дип барды. Больницада хирург каршы алды. 
– Мин исән каламмы? – дим.
– Ул турыда әйтә алмыйм әле, – диде ул.
Үләм икән дип уйладым... 
Килендәшем шәфкать туташы булып эшли иде. Ишетеп ул да йөгереп кергән. «Казанга җибәрәселәр булса, ризалаш», – ди. Реанимациягә салдылар, өч көннән генә палатага чыгардылар. Хәлем кабат начарланды. Унбер көннән соң мине самолет белән Казанга алып киттеләр. Мансур миннән калмады. Үлә дип бик курыккан инде ул. Өч бала бит... «Хатыныңны карыйсы булсаң гына үзебез белән алабыз», – диде аңа Казаннан килгән табиб. 
Бик карады – янымнан китмәде. Ай ярым яттык без анда. Бүлектә нинди эшләр кушалар – барысын да эшләде. Миңа гел система салдылар – ул аны үзе алыштырырга өйрәнде. Бик авыр вакытлар булды – бөтен нәрсә урында бит... Рәхмәт, карады! 
Өйгә кайткач та бик әкренләп кенә йөрдем әле. Ял алып, тагын үзе тәрбияләде. Чәчем озын иде, пешкәннән соң аны кистердем. Бик коелды... Бер ел эчендә 8 наркоз алдым бит.
Шөкер, әкренләп аякка бастым. 
Еллар үтә торды. Эшкә чыгып карадым – булдыра алмадым. Тәннәрем бик сызлады. Мансур: «Өйдә генә тор», – диде. 
Ә аннары...

Аннары ул үзе эшли торган җирдә бер хатын белән бик дуслашты. Башта моңа игътибар итмәдем. Аңа дип өйдән алмасын да алып китә, кыярын да – үзем тутырып җибәрәм. Эштән бергә кайта торган булганнар болар. Юлда туктап, утыртып алып та барган. Тегесе каршы чыгып көткәндер инде... 
Бервакыт анда эшләүче хатыннар миңа: «Бер ирнең башына җитте бит инде ул. Мансурның да башына җитәргә мөмкин», – диделәр. Моңа кадәр бер ир белән очрашып йөргән булган – анысы үлеп киткән икән. «Бик матур пар алар, тату яшиләр. Араларына кермә», – дип әйттек. Син үзең чамала инде», – диләр. Сизенә идем инде... Чиста киенә, өс-башын карый башлады. Балалар да: «Әти үзгәрде», – диләр. Акча алган көнне салмыш кайта һәм тавыш чыгара. Мине күралмый! Ә элек андый вакытта, киресенчә, «синнән башка чәй дә эчә алмыйм», «массаж яса әле», дип, артымнан йөри иде. Ә хәзер өйдән куа! Күз алдымда торма, мин сине күралмыйм, ди. 
Бу хәлләр көннән-көн ешайды. Инде салып кайтканда кул күтәрә башлады. 
Ул хатын белән ныклап торып дуслашканын беләм бит. Улым: «Әни, мин аларның өйләренә барып кайтам», – ди. Ул барысын да аңлый, өйләнгән иде инде. 
– Кирәкми, улым, син йөрмә. Мин үзем кереп сөйләшеп чыгыйм әле, – дим.
Барып таптым өйләрен. Ире Себердә командировкада иде. Аларның да безнең кебек өч уллары бар. 
– Ирең киткән арада да түзмисеңмени инде, балакаем? Бик йөрисең килсә, хатынсызлар да бардыр, – дим.
– Без аның белән дуслар гына, – ди.
– Иремнең туганнары бик күп һәм алар барысы да минем яклы. Анысын да белеп тор, – дидем.
Мансурга килгәнемне әйткән, әлбәттә. «Сиңа утырып йөрмәскә кушты», – дигән. Бераз тынып торган кебек булдылар да, яңадан йөрергә тотындылар. 
Беркөнне Мансур: «Әнисәнең әнисе картлар йортында икән. Алып барып кайта алмассыңмы икән янына дип сорый. Барып кайтыйм әле», – ди. 
– Ире кайда соң аның? – дим.
– Ул әле командировкада, – ди.
– Кайтканын көтсен! – дим.
Ризалык бирмәдем. Ярый, анысына бармады. 
Тагын бер көнне кайтты да: «Әнисә бәрәңге җиренә барып кайтыйк әле дип әйтә. Аларның да безнеке янында, кырда кишәрлекләре бар икән», – ди. 
Төшке ашны ашады да тиз генә китәргә җыена. 
– Ярар, мине дә утыртып бар алайса, мин дә карап кайтыйм әле бәрәңге җиребезне, – дим.
«Юк», дия алмады. 
Күрсәгез иде юлда ул хатынның ничек гәүдәләрен уйнаклатып басып торганын! 18 яшьлек кызмыни! 
Эндәшмәдем... Тавыш чыгарасы килми бит. Үземә шундый читен... 

Көннәрдән бер көнне бәйрәм җитте – төзүчеләр бәйрәме. Мансур да төзелеш оешмасында эшли бит. Пакет белән бүләкләр биреп кайтарганнар. Бер ярты аракы да тыкканнар. Шуны эчә-эчә әкрен генә йөрде бу. Без малайлар белән печән өйдек: сыерлар, маллар тота идек. Аннан ишегалларын себердек, җыештырдык. Олысы башка гына чыккан чак иде – ул үзләренә китте. Йорт бушады. Уртанчы улымның хатыны гына  баласы белән бездә калды. 
Мансур миңа тупас кына итеп:
– Бар, кибеттән миңа сигарет алып кайт! – диде.
– Бер сәгать элек кенә яңа пачка бирдем бит әле. Бераздан барырмын, хәзер ашарга пешерәм әле, – дим.
– Әйткәнмен икән – хәзер үк бар! – диде ул  тавышын күтәреп.
Аны тыңламыйча булмый бит инде – киттем. Сигарет кына түгел, тагын ниләрдер алдым. Нигәдер пакетка да салмадым аларны. Юл буе кулымнан әле берсе төште, әле икенчесе. Озак кайттым. 
Мансур мине капкадан карап калган иде. Ул гел шулай – мин берәр җиргә киткәндә капкадан карап кала – капкадан каршы ала иде. Бу көнне каршы алмады. Йөрәгем әллә нишләп китте... Гараж ишеге ачык калган иде, карыйм – эчтән бикле. Башыма әллә нинди начар уйлар килде. Исерсә: «Асылынам», – дип әйтә торган начар гадәте бар иде. 
Ниндидер көч белән гараж ишеген ачып җибәрдем. 

Асылынып тора! 
Ничек күтәреп ишегалдына алып чыкканымны белмим... Шок хәлендә булганмындыр инде. 
Мин кибеткә китү белән Мансур әнигә шалтыраткан: «Мин китәм», – дигән. Ул вакыт кесә телефоннары бар иде инде. Ачыктан-ачык әйткән...

Аны ничек озатканны бик аз гына беләм... Көн караңгыланган кебек булды. Аны күмгәндә эшеннән дә килгәннәр. Теге хатын да килеп баскан. Иремнең апасы соңыннан: «Башында яулыгы да юк иде! Хәзер үк кит моннан дип әйттем», – дип сөйләде. 
Кеше оялмаса оялмый икән. Бөтен кеше дуслыкларын белә иде бит. 

Көн саен зиратка йөри башладым. Ике көннең берендә юлда шул хатын очрый. Әллә зираттан кайта, әллә очраклы бер туры килү булды...
Кырык көнгә кадәр каберенә йөрдем Мансурның. Шунда барсам гына тынычланып кайта идем. Урамнан аңа охшаган кешеләрне эзлим... Шулкадәр ярата идем бит мин аны! Хәтта аңлата да алмыйм... 
Аннан башка бер кешене дә ярата алмам кебек иде. 

Аны ярату кебек ярату, чыннан да, башка булмады. Мин хәзер бер бабай белән яшим. 11 ел үзем генә торганнан соң кавыштык. Аның хатыны 19 ел элек үлгән булган. Ул да ялгыз яшәгән, өйләнмәгән. Гел хатынына охшаган кеше эзләгән. 
Китапханәдә таныштык без. Аннан очраклы гына концертта күрештек. Минем телефон номерын алды. Башта «бирмим» дигән идем. «Җомга көнне хәерле җомгалар теләрмен», дигәч, баш тарта алмадым. 
Беркөнне шалтырата: «Паркка гына чык әле, сөйләшеп утырыйк», – ди. Чыктым. 
– Мине санлап чыкканың өчен рәхмәт... Әйдә, безгә барыйк әле. Тәрәзә пәрдәләрем бик искерде. Үземә шулай тоела... Син дә тузганнар дип әйтсәң, алыштырыр идем, – ди.
– Оныкларың бар бит моны хәл итәргә, – дим.
Әйдә, дигәч, әйдә ди. Бардым инде... Ураза вакыты иде. 
– Әгәр мөмкинлегең бар икән, алыштыр пәрдәләреңне – чыннан да бик искеләр инде болар, – дидем.
– Гөлчирә апаң вакытындагылар инде алар, – ди.
Тәрәзәләренә яңа пәрдәләр элгәч, ул миңа тәкъдим ясады. Никахны мәчеттә генә укыттык. Уразаның ахыры җитә иде инде. 
– Тәравих намазларыңа йөреп бетер инде, аннары миңа килеп тора башларсың, – диде.
Шушы бабаем белән яшәп ятам хәзер. Әйткәнемчә, яшь вакыттагы ярату түгел инде бу. Әмма күңелгә барыбер якын. 
Балалар барысы да риза булды безнең кавышуга. Олы улы әниләре үлеп ике ел узуга: 
– Үзеңә охшаган кеше очратсаң, кияүгә чык – без каршы түгел. Әнине әллә нинди акчага да кайтара алмыйбыз хәзер, – дигән иде.
Мансурның елы тулганчы ук кайнатам да шушы сүзләрне әйткән иде. Туганнары да. Бик туган җанлы иде Мансур. Холкы кызу иде, билгеле. Әмма аңа мин ияләшкән идем инде. Бик матур яшәдек без! Беренче елларда җитәкләшеп кенә йөрдек. Кая барсак та, икәү бардык. Арабызга шушы хатын кергәч кенә аралар бозылды. 
Тормышның тагын бер сынавы турында әйтмичә булдыра алмыйм. Бабаем белән без биш катлы йортта яшибез. Каршыбызда исә өч кенә катлы бер йорт тора. Теге хатын яши торган йорт ул... Безнең тәрәзәләребез капма-каршы! Мин аны хәзер алты ел буе көн саен диярлек тәрәзәдән күрәм: кайтканын, киткәнен... Урамда очрашабыз: мин дә эндәшмим, ул да дәшми. Аллаһы Тәгалә минем сабырлыгымны шулай да сынады. Ачу да тотмыйм инде хәзер, язмышыбыз шулай булгандыр дип үземне юатам. 
Быел гына да инде 5-6 тапкыр каберенә барып килдем Мансурның. Барасым килеп тора шунда! Бабаем бер сүз әйтми. Белә бит ул аны яратканымны... Аның да булган бит якын кешесе. Әмма без бер-беребезгә дә кирәк. Ул миннән башка беркая да чыкмый. Исән генә булсын дип, бик саклыйм мин аны. Китап укырга яратам. Көндез аңа кычкырып китап укыйм. Кич ул иртәрәк ята. Мин ул вакытта кулыма Коръән алам. 

Балалар белән очрашсак  – бөтен сүзебез әтиләре турында. Оныкларның икесен генә күрде Мансур. Хәзер инде алар җидәү!
– Их, бабаегыз күрсә иде сезне! – дим.
Олы улымның хатыны – булачак киленем ятимә иде. Әби белән генә үскән. Безгә килгәндә 11 нче классны бетермәгән иде әле ул. «Никах укытып, бергә яшик әле», – дип сорады беркөнне улым. Тәмам аптырадым. Күзенә карап торам. Бер-бер хәл бардыр, дим... 
– Юк, юк, борчылма, әни, – диде улым. – Берни дә юк... Мин аны жәллим. Өйдә исерек абыйсы бар – ул анда дәрес тә карый алмый...

Әти-әни белән киңәшләштек тә, ризалаштык. «Ике ятим янына өченчесе сыяр», – дидек. Апам үлгәч, аның балаларын да үзебезгә алган идек. Килен бездә 11 нче классны тәмамлады. Җәй көне бәбигә узды. Үзен дә кеше итәргә кирәк иде бит әле. Инде үз кызы мәктәпне тәмамлый. Менә шундый хәлләр дә булды әле безнең. Вакытында авыр булса да, алары онытылды инде. 
Балалар сау-сәламәт булсын дип телим көн дә.

Тагын бер нәрсәне генә язам да. Бабаем миннән 16 яшькә олы! Аның да ике улы бар. Алар инде олылар, үз гаиләләре белән яшиләр. Мине бик хөрмәт итәләр. Әтине тәрбиялисең, дип рәхмәт укыйлар.
Шөкер, авырлыклар булды, әмма үттеләр. Ә ярату күңелгә бер керсә китми икән – ул хәзер дә бар. Яши! Үткәннәрне онытырга ирек бирми... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кеше тормышы сынауларсыз булмыйдыр инде ул. Собханалла, бик сабыр, кин кунелле, бик яхшы булгансыз . Куп сынаулар узгансыз. Ирегез дэ сезне бик яраткан инде. Бэлки теге хатын бозым ясаткандыр, арагызга кереп. Олы йорэкле яхшы, бигрэк тэ сабыр кешелэргэ сокланам. Чонки сабырлвгым житеп бетми. Сезгэ саулык телим. Озын тигез гомерлэр телим. Сез бэхетле хатын.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч, рэхмэт, рэхэтлэнеп укыдым. Мин Дэ ялгыз Кеше, картлыкта ялгыз калмаска Иде дип телим ходайдан.

      Хәзер укыйлар