Без, хатын-кызлар, организмыбызның физиологик үзенчәлеге аркасында, тимер кытлыгы белән ир-егетләргә караганда ешрак очрашабыз. Ә бит күңел көрлеге, физик көч, матурлык, сәламәтлек өчен бу минераль бик тә мөһим. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 15 яшьтән 49 яшькәчә булган хатын-кызларның һәр өченчесендә тимер кытлыгы күзәтелә икән.