Күчтәнәчләр арасында аракылы шешә күреп Ленинград блокадасын кичергән бабай кызып китте: «Бер сугарга бетмисең, ике сугарга җитмисең, энем. Әле син шул хәрамне кулыңа тотасыңмы? Карт әнкәңнән оялыр идең. Хәзер үк күз алдымнан югал», – диде. Әнинең килүе, бабайның ачулы сүзләре мине бик нык уйландырды, чынбарлыкка кайтарды, төзәтеп булмаслык ялгышлардан саклап калды...