Без аларның һәммәсен яраттык. Якын иттек. Язмышларын йөрәк аша үткәрдек. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән бергәләп уздырган «Татар гаиләсе/үрнәк алыгыз» бәйгесендә катнашу өчен республика авылларыннан сайлап алган гаиләләр турында әйтүебез.