Логотип
Арабыздан беребез

Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз бәйгесенең җиңүчеләрен котладык

Без аларның һәммәсен яраттык. Якын иттек. Язмышларын йөрәк аша үткәрдек. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән бергәләп уздырган «Татар гаиләсе/үрнәк алыгыз»  бәйгесендә катнашу өчен республика авылларыннан сайлап алган гаиләләр турында әйтүебез.

Без аларның һәммәсен яраттык. Якын иттек. Язмышларын йөрәк аша үткәрдек. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән бергәләп уздырган «Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»  бәйгесендә катнашу өчен республика авылларыннан сайлап алган гаиләләр турында әйтүебез. Матур гаиләләр! Аларда халкыбызның гореф-гадәтләре, дине һәм иң мөһиме – Туган тел саклана! 
Ел дәвамында барган конкурс инде менә төгәлләнде. Кырыктан артык гаилә арасыннан жюри иң-иңнәрен барлады. Алар 50 шәр мең күләмендә акчалата бүләк ала. 
Җиңүче гаиләләрне Татарстан Милли китапханәсендә җыйдык. Сәхнәгә  11 гаилә күтәрелде:

1. Фазлыевлар гаиләсе (Балтач районы, Бөрбаш авылы)

2. Шәфигуллин-Фәтхуллиннар гаиләсе (Кукмара районы, Зур Сәрдек авылы)

3. Миңгалиевләр гаиләсе (Кайбыч районы, Борындык авылы)

4. Шәфыйковлар гаиләсе (Азнакай районы, Үчәлле авылы)

5. Хисамиевлар гаиләсе (Саба районы, Тенеки авылы)

6. Галәветдиновлар гаиләсе (Нурлат районы, Кәкре Атау авылы)

7. Шәвәлиевләр гаиләсе (Арча районы, Пөшəңгәр авылы)

8. Баһавиевлар гаиләсе (Биектау районы, Мәмдәл авылы)

9. Мостафиннар гаиләсе (Аксубай районы, Иске Ибрай авылы)

10. Гайнетдиновлар гаиләсе (Кама Тамагы районы, Олы Салтык авылы)

11. Шаһиевлар (Лаеш районы, Державино авылы)

Күбесе – бер түбә астында өч буын яшәүчеләр. Ир-атлар –  нигез хуҗалары, хатын-кызлар – төп нигез киленнәре... 

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Закировлар гаиләсенә (Әгерҗе районы) махсус бүләк тапшырды.

Җиңүче гаиләләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевлар котлады. 
Кичен җиңүче гаиләләр Г. Камал театрында «Сөясеңме, сөймисеңме» спектаклен карадылар.

э

Фото: Анна Арахамия

Видео: Фәгыйлә Шакирова

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар