Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Сөембикә» журналы «Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз» дигән конкурс оештыра.
Бәйгенең бурычлары: татар гаиләсендә әби-бабалардан күчкән традицияләрне саклау, аларны киләчәк буыннарга тапшыру, гаилә институтын ныгыту, туган телне, йолаларны, гореф-гадәтләрне, рухи кыйммәтләрне, динне ничек саклап калу мөмкин икәнен күрсәтү, балаларда туган телгә мәхәббәт уяту серләрен ачу, татар гаиләсенең үрнәк моделен сурәтләү. (Укырга.)