Кызлардан куркам

 

Хөрмәтле редакция! Сезне хатын-кызлар да, яшь кызлар да күп укый. Миңа нәкъ менә алардан киңәш кирәк. Миңа 35 яшь. Өйләнмәгән бер дигән егет, диләр дуслар минем хакта, шаяртып. Әйе, шушы яшемдә әле дә егет булып йөрим. Ир, әти буласы килә инде...

Мин озак очрашып йөргән кызым белән аерылыштым да, шуннан берәү белән дә очрашмадым. Үзем шулай хәл иттем. Көен таба торган гына булмады ул соңгы вакытта... Гел нәрсәдер кирәк, гел нидер җитми кебек иде аңа. «Уйласам, башка егет тә таба алам», – дип әйтүе шулкадәр күңелемә тиде – шул ук көнне араларны өздем. Тап, имеш... Без гаиләдә ике малай үстек. Энемнең дә өч ел очрашып йөргән кызы бар иде, ул өйләнергә булды. Ярый, миңа да чират җитәр әле дип, юл куйдым. Энем инде ике малай үстерә, мин әле гел буйдак булып йөрим. 

Җиде ел буе беркем белән дә очрашкан юк. Әниемнең бөтен борчуы – мин. Көн саен миңа хатын булырлык кыз эзли. Күрше-тирә авылларда ул белмәгән кыз юк бугай инде. Кияүгә чыкмаган бөтен кызлар турында белешеп, аларны миңа тәкъдим итә. Аның өчен барысы да әйбәт: татар кызлары, авылныкы, гадиләр. Ә миңа әни тапкан кызлар бөтенләй ошамый. Берсенең буе кыска, икенчесенеке озын, өченчесе йөзгә бик чибәр түгел. Тормыш итәрлек кыз эзләгәндә барысына да игътибар итәсең, уйлап эшләргә кирәк дип саныйм. Кайвакыт әни шалтыратканда җавап бирәсе дә килми. Гел миңа хатын булырлык кызлар тәкъдим итә. 

Белмим, бәлки, үзем бик нык сайланамдыр. Ләкин ошатмаган, гашыйк булмаган кыз белән ничек сөйләшергә соң? Аннары, мин банальлек яратмыйм... Ошаган кызлар да бар, ләкин аларны кая чакырып, ничек аралашып китәргә соң? Әни театрга алып бар, ди. Ул бигрәк гади була, дим. Ничектер оригинальрәк эшлисе килә. Кино, театр, урам буйлап йә паркта йөрү кызларга кызыкмы соң хәзер? Берәр ничек шаккаттырырга кирәктер кызларны. 

Икенче яктан карасам, мин сәбәп кенә эзлим бугай. Чөнки кыюлык җитми. Мин үземне шулкадәр тормыштан артта калган итеп хис итәм. Кызлар белән ничек аралашасын да оныттым бугай инде. Мин алардан куркам, ахрысы. Шуңа күрә әле берсендә, әле икенчесендә гаеп табам. Очрашасы гына булмасын... Югалып калырмын, кызлар миннән көләрләр дип куркам. Югыйсә яхшы эшем, машинам, бер бүлмәле фатирым бар. Барысын да үзем эшләп алдым, шәһәрдә яшим, спорт белән шөгыльләнәм. Әни күрсәткән кызларны «Миңа ошап бетми» дигән булып кире кагам, әнинең ачуы килә. Килмәслек түгел инде, аны да аңлыйм. Аның тизрәк мине гаиләле итәсе килә, оныклар дип хыяллана. Әлегә минем бөтен гаиләм  – әти-әни дә, энемнең гаиләсе. Аның улларын шулкадәр яратам. Кунакка барган саен яңа уенчыклар алып барам, алар гел минем алдан төшми. Аларга карап гаилә турында хыялланам, ләкин ниндидер бер барьерны җиңеп чыга алмыйм. 

Минем кебек ир уртасына нинди киңәшләр бирер идегез? Нидән башларга? Кызлар белән ничек танышырга? Хәзерге кызлар  – нинди алар? Аңлыйм, болай йөрсәм, карт буйдак булып калачакмын...

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (15)
Cимвол калды:
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
  • 16 декабрь 2022 - 10:57
    Без имени
    Никах вакыты җитмәгән
  • 15 декабрь 2022 - 11:12
    Без имени
    Бездә дә нәкъ шундый хәл.Мин дә әниең кебек үк кайгырам,борчылам,ачуым да килә...Малаемның өйләнүен көтеп гомеремне үткәрәм,көтеп узган әрәм гомер..Югыйсә тормыш корасы килеп олыгаеп баручы күпме кызлар бар
  • 15 декабрь 2022 - 09:36
    Без имени
    Шаҡ ҡатырыу кәрәкмәй. Был донъяла шаҡ ҡатырғыс нимәләр былай ҙа күп. Ғаҙилек етмәй хәҙер, ғәҙи булыу иң матур сифат. Яратылып, яҡлаулы, һаҡлаулы, хөрмәттә, етеш тормошта йәшәгән ҡатын-ҡыҙҙар матур була. Уларҙың йөҙөнән нур бөркөлә, күҙҙәре көлөп тора. Һалҡын тышҡы матурлыҡ нимәгә ул.
  • 16 март 2022 - 20:40
    Без имени
    Шулай инде, егетләр кызлардан курка, кызлар егетләрдән куркалар хәзерге заманда! Егетләрнең кызларга таләпләре бик зур бит, квартираң, машинаң бармы, кая эшлисең, зарплатаң күпме, диеп сорыйлар!? Нигә кирәк егетләргә кызның хезмәт хакын тикшерергә? Кызлар, алар, квартира, машина, зур хезмәт хакы алгач, нигә кирәк аңа ир?!?! Бу сорауны киресенчә, кызлар бирергә тиеш егетләргә!!! Алайса китте замана, ир эшләмичә, бот күтәреп өйдә ятса, хатынның акчасы аны содержать итәргө җитәргә тиеш икән хәзер!!! Адәм көлкесе бит бу! Бу егеткә яраткан кешесе очраса, өйләнер алла боерса. Хәзерге яшьләр яратуны секс белән бутыйлар шул!!!
  • 14 март 2022 - 23:21
    Без имени
    Аллахыдан сорап дога кылыгыз, кызлардан куркырга кирэкми, нэкъ сезнен кебек оялчан унган кызлар бик куп тормышта, сез егет кеше, тэвэккэл булыгыз, эниегез сезгэ насыйп ярны табып бирэ алмый, ул йорэк эше, Ин шаа Ллах, хичшиксез очратырсыз насыйп ярыгызны! Сезне ошатса кыз паркта эйлэнеп керудэн дэ зур бэхет булмаячак ана, оригинальлек бн мавыкмагыз, ботен тормыш алда сюрпризлар ясарга,эздэн башлагыз!Аллахы рэхмэтендэ булыгыз! Унышлар сезгэ!
  • 14 март 2022 - 16:53
    Без имени
    Без имени Исанмесез килегеҙ безга кунакка кызым белан таныштырырмын. Ишимбай дан.
  • 21 декабрь 2021 - 14:49
    Без имени
    Сәлам! Сезнең хәлегез миңа таныш. Мин 28 яшьлек ялгыз кыз, кияүдә тугел.Беркем белән дә очрашкан юк. Эштә танышыр кеше юк, танышу сайтларында әле уңышлы танышулар булмады. Сезгә дә, үземә дә уңышлар телим!
  • 3 декабрь 2021 - 23:29
    Без имени
    Алай сайлансаң, билгеле, гомерлек буйдак каласың
  • 3 декабрь 2021 - 20:07
    Без имени
    Кешенен тышкы чибэрлегенэ сокланмагыз ,мэрхэмэтле ,тэуфыйклы булсын,эниегез тапкан кыз б.н. очрашып карагыз.
  • 3 декабрь 2021 - 18:21
    Без имени
    Үскәнем, әле күкләрдән язылган никах вакытың җитмәгәндер. Насыйбың туры килсә, сүзен дә табарсың, оригиналь да булырсың. Мәхәббәт барысын да эшләтә ул.. Көтеп ала гына бел. Син әниең өчен генә өйләнмә
  • 3 декабрь 2021 - 08:09
    Без имени
    Эштә бергә эшли торган кызлар да юк мени? Яки спорт залында. Юк-бар сөйләшегез кызлар белән. Мәхәббәт турында гына сөйләшергә димәгән. Бу кызга өйләнә алам микән, дип, уйламагыз. Просто аралашыгыз. Ир кеше хатынын ныграк яратырга тиеш. Югыйсә, сезне бер "командир " кыз эләктерер дә, үз сүзегезне әйтә алмассыз. Бу яшьтә ялкынлы Мәхәббәт булмавы да бар... Икенче яктан- нык яратышкан, озак күрешеп йөргәннәр, кушыла алмыйлар, кушылсалар да, тора алмыйлар. Мы все стремимся к идеалу, но в мире идеального нет. Общайтесь больше, выбирайте
  • 2 декабрь 2021 - 21:53
    Без имени
    Исәнмесез. Исемегезне язмагансыз. Бездән куркырга кирәкми, без барыбыз да адәм балалары. Ике куллы, ике аяклы, белемлеләр. Бәлки бардыр араларында үзләрен әллә кемгә куючылар. Ә сезгә йөрәгегезне, күңелегезне тыңларга киңәш итәр идем. Алар сезне алдамас. Иң якын сердәшче, киңәшче-бары үзегез! Уңышлар сезгә!
  • 2 декабрь 2021 - 12:13
    Без имени
    Кешенең парлы яки парсыз булуы аллахыдан, без- аның каршында тузан бөртеге, күңелеңне пакъла.
Хәзер укыйлар
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    7502
    0
    48
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    2079
    2
    27
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    3413
    1
    24
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    4339
    1
    22
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6175
    1
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 сентябрь 2023 - 07:55
    Без имени
    Бухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторга
    Җиңги
  • 25 сентябрь 2023 - 09:09
    Без имени
    Безнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥
    Җиңги
  • 24 сентябрь 2023 - 17:38
    Без имени
    Никах ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугел
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 23 сентябрь 2023 - 08:21
    Без имени
    Үзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 22 сентябрь 2023 - 10:57
    Без имени
    Искиткеч әйбәт,гыйбрәтле әсәр.Рәхмәт.
    Әни онытыламыни?!
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»