Күпләр аны юморист, кеше көлдерүче итеп кенә белә. Әмма ул бөтенләй башка кеше. Төпле, хисле, фәлсәфә иясе, үтә җитди... Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә чыккан шигырьләре дә аны башка яктан ача. Бүгенге күпләр хас булмаган ихласлыкны аңарда күреп сокланасың. Беркатлы булуы яшәргә комачау итми микән дип уйланасың. Көтмәгәндә шаяртып куюыннан дөньяңны онытып көләсең. Аның кебек чип-чиста татарча сөйләшә белгән иҗат кешеләре, кызганыч, сирәгәя бара. Юморист, күпкырлы талант иясе Әбри ХӘБРИЕВ белән сөйләшәбез.