Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Шигырьләремдә чын мин»

Күпләр аны юморист, кеше көлдерүче итеп кенә белә. Әмма ул бөтенләй башка кеше. Төпле, хисле, фәлсәфә иясе, үтә җитди... Соңгы вакытта  социаль челтәрләрдә чыккан шигырьләре дә аны башка яктан ача. Бүгенге күпләр хас булмаган ихласлыкны аңарда күреп сокланасың. Беркатлы булуы яшәргә комачау итми микән дип уйланасың. Көтмәгәндә шаяртып куюыннан дөньяңны онытып көләсең. Аның кебек чип-чиста татарча сөйләшә белгән иҗат кешеләре, кызганыч, сирәгәя бара. Юморист, күпкырлы талант иясе Әбри ХӘБРИЕВ белән сөйләшәбез.

Күпләр аны юморист, кеше көлдерүче итеп кенә белә. Әмма ул бөтенләй башка кеше. Төпле, хисле, фәлсәфә иясе, үтә җитди... Соңгы вакытта  социаль челтәрләрдә чыккан шигырьләре дә аны башка яктан ача. Бүгенге күпләр хас булмаган ихласлыкны аңарда күреп сокланасың. Беркатлы булуы яшәргә комачау итми микән дип уйланасың. Көтмәгәндә шаяртып куюыннан дөньяңны онытып көләсең. Аның кебек чип-чиста татарча сөйләшә белгән иҗат кешеләре, кызганыч, сирәгәя бара. Юморист, күпкырлы талант иясе Әбри ХӘБРИЕВ белән сөйләшәбез.


Сиңа күбрәк кем дип эндәшәләр? Әбриме, әллә Даниярмы?
– Авылга кайтсам, өйдәгеләр, дуслар үз исемем белән эндәшә, сәхнә тирәсендә Әбригә әйләнәм. Икесе дә бертигез яңгырый, әмма күбрәк Әбридер. Хәтта күп кеше чын исемемне белми дә. Үземә икесе дә бик якын.
Әмма алар икесе ике мәгънәдә яңгырый кебек. Әбри юморга якын, Данияр – җитди...
– Әйе, яңгырашы буенча шулайдыр. Әмма асыллары бер. Әбриендә дә җитдилек тә, фәлсәфә дә бар...
Сине нәрсә танытты? Радиомы, эстрадамы?
– Менә анысын төгәл генә әйтә алмыйм. Бәлки, бер-берсен тулыландырганнардыр. Икесен дә параллель алып бардым.

 


«Рәвешләр» юмор төркеме таралды? Кызыгы беттеме, үзең ул юмордан үстеңме?
– Яшьләр эстрада театры булсын дигән теләк белән оештырган идек без аны.  Нәрсәгә таркалдымы?... (Уйланып алганнан соң.) Примитив мәзәкләр арасына  интеллектуаль юмор кертергә тырыша башладык. Әмма барып чыкмады. Шуңа туктаттык. Илдәге икътисадый-сәяси хәлдән алҗыган халыкның залга килеп тә уйланып утырасы килмәдеме, зәвыгы җитмәдеме – кабул итмәделәр. Безнең халык гадилек ярата бит ул.
Данияр, мин шәхсән сине билдән түбән юморлар сөйләп йөргән юморист дип кабул итә идем, соңгы елларда үзгәрдең...
– Чынлап та, күп кенә тамашачылар минем хакта җилбәзәгрәк, тормышта да шундый ахмактыр бу дип уйлыйдыр. Бу – элекке  сәхнә образларыннан туган тәэсир. Әйе, без  яшь идек. Җитмәсә, ул  чорда тамашачы билдән түбән юморны таләп итте. Шуннан кул чабып көлде, караганнан соң эт итеп сүкте. Примитив юмор заманы иде. Эстрадага халык зәвык эзләп бармады. Һәр номер – ул тәҗрибә. Элек примитив юморга басым ясаган булсак, хәзер яшь барган саен аның кирәк түгеллеген, ул юморны сөйләп йөреп рухи яктан үсә алмаганны аңладык. Яңа буын тамашачы үсеп килә, аның таләпләре дә башкачарак. Үзебезгә дә кызык түгел.  Без хәзер икенчерәк юнәлештә эшлибез. Акыл да да үсә, тормышка караш та башкача... Без инде – бала аталары. Үзебез үрнәк булырга тиеш. Мин, гомумән, рус эстрадасындагы Евгений Гришковец кебек камералы концертлар гына ясар идем.
Син юморист кына түгел, күңелләргә үтеп керерлек шигырьләр авторы да...
– Бер-берсен тулыландырып тора инде алар. Миндә бит әллә ничә холык яши. Тирән мәгънәле шигырьләр дә язасың икән дип шаккатучылар да, үзе язмагандыр әле, диючеләр дә бар. Әмма беренчеләр армиясе күбрәк. Халык ихласлыкны тоя ул. Шигырьләрем барысы да ихлас. Аларда – мин үзем. Әле күләмле әсәр язу теләге дә бар. Аның өстендә эшлим.


Сине романтик җырчы дип әйтеп буламы?
–  Миндә Филүс, Ришатныкы кебек көчле моңлы тавыш юк. Әмма җырлый алганча җырларга тырышам. Нота аера белмәгән, әмма акчалы кешеләр җырлап йөргәндә, музыкаль белемем була торып, нота грамотасын, гармонияне энәсеннән җебенә кадәр белә торып, нигә әле миңа җырламаска?! Тугыз ел тиккә укымаганмындыр бит. Кызганыч, шәп тавышлы җырлый белүчеләр бар, әмма алар сәхнәдә түгел, чөнки мөмкинлеге юк. Хәзер сәхнә тулысынча акчага корылган. Бер җырны чыгарыр өчен генә дә 50–60 мең сум чамасы акча кирәк. Шуның аркасында халыкка таныла алмаганнар бик кызганыч.


Портретлар остасы икәнеңне дә беләм. Бигрәк киңкырлы талант иясе булып чыгасың түгелме?..
– Әйе, бераз бар ул сәләт. Мәктәпкә укыганда архитектор булам дип хыяллана идем. Әмма укытучы әтием белән әниемнең пропагандасы аркасында укытучы булу теләге уянды. Арча педагогика көллиятенә киттем. Тик укытучы була алмаячагымны аңладым. (Көлә.) Сәхнә телен, музыка нигезләрен ныклап өйрәнүне максат итеп куйдым. Барыбер архитектор була алмас идем. Озаклап  утырып эшли торган эшләрне яратмыйм. Тиз арыйм.


Инстаграмда популяр артистлар арасыннан синең исемең генә татарча итеп язылган, һәм син генә аккаунтыңны бары тик татарча алып барасың. Чип-чиста итеп татарча сөйләшүеңә дә игътибар иттем...
– Бу – минем принципиальлегем. Өйдә дә балаларга «татарча» дип кенә әйтеп торам. Бер кул селтисең икән, бик тиз ана телен онытачаклар. Институтта укыганда сөйләм телен бик нык өйрәндем. Урысча сүзләр кыстырып,  калька белән сөйләшкәннәрне җенем сөйми. Туган тел сөйләме камил булырга тиеш ул. (Бу урында Данияр миңа татар телендә сүзләргә дөрес итеп басым ясау буенча тулы бер лекция укый! –  Ч. Г.) Туган телдә ясалмалылык тудыру телне хөрмәт итмәү ул. Үземнең телемне яратканга күрә, соңгы вакытта телгә карата вазгыять куерганын, игътибар кимегәнен, ясалмалык артканын, тел тирәсендә бары тик хайп кына ясарга тырышуларын күреп-белеп торам, шуңа битараф кала алмыйм. Татар тамашачысына эшлим, татар баласымын, телемә хөрмәтне менә шушылай кечкенә кыйпылчыклар аша булса да күрсәтергә тырышам. Әйе, инстаграмда постларны татарча гына язам. Иҗатым белән кызыксынмаган подписчиклар нигә кирәк соң миңа?! Мәгънәсен күрмим.

 


Сәхнәдә кеше көлдергән Әбри пәрдә төшүгә ниндигә әйләнә?
– Әллә нәрсә аерылмыйдыр. Әмма тормышта  җитдирәкмен. Дөрес, мохиткә,  ситуациягә карап юмор элементлары да  керә. Ә сәхнәдә – башка. Син анда бөтен проблемаларыңны онытырга тиешсең. Ул  – синең эш урының. Әмма хәзер сәхнә эш кенә түгел, тормышның бер өлеше инде. Мин иҗатны яратам. Бирелеп эшлим. Акча эшләү өчен генә сәхнәгә чыгып кеше көлдерәм дигән максатым юк. Акчаны аны банкетларда эшләргә була, ә сәхнә ул – иҗат мәйданы... Син тудырган образлардан тамашачы рәхәтләнеп көлә икән, җанга шундый рәхәт булып китә. Эх, аңламыйсыз аның ләззәтен...
 

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Белем - бер нәрсә,ә сәләт-бөтенләй икенче!Аны аера белү -акыл галәмәте

    • аватар Без имени

      0

      1

      Сез БИК матур тавышлы бит жырлагыз рахэтлэнеп без Дэ тынларбыз .Тик сэхнэгэ исерек булып кыланып чыкмагыз ярыймы?

      • аватар Без имени

        0

        0

        ЭНЕКӘШЕМ БЕЛӘН ЧЫН КҮҢЕЛЕМНӘН ГОРУРЛАНАМ!!!

        Хәзер укыйлар