– Бу йорт белән бәйле иң җылы хатирәңне искә төшерә аласыңмы?
– Ә ул онытылмый... Бөтен кеше кайта иде дә, без бергәләп идәндә йоклый идек... – Алинә елап җибәрә. Минем дә, фотографыбыз Аняның да күзләре яшьләнә. Андый йорт барыбызда да бар. Әбекәй йорты! Балачак йорты! Ә без барыбыз да балачактан.