– Бер бәхетсез, гел бәхетсездер инде ул, – диде танышым балаларны көтеп сөйләшеп утырганда. Бик матур гына киенгән, йөзгә-биткә чибәр бу ханымнан шундый сүз ишетү сәер дә тоелды. Ә аның сабырлык касәсе тулган, ахры, түгелде дә түгелде. Моны язарга алынуым болай эшләмәгез, ярамый дип әйтәсе килүем дә, әнә нинди җансыз кешеләр бар дип тагын бер кат уфтанасы килүдән дә түгел. Тормыштагы гыйбрәтле хәлләрнең берсе бу...