Логотип
Күңелеңә җыйма

Югалту

– Бер бәхетсез, гел бәхетсездер инде ул, – диде танышым  балаларны көтеп сөйләшеп утырганда. Бик матур гына киенгән, йөзгә-биткә чибәр бу ханымнан шундый сүз ишетү сәер дә тоелды. Ә аның сабырлык касәсе  тулган, ахры, түгелде дә түгелде.  Моны язарга алынуым болай эшләмәгез, ярамый дип әйтәсе килүем дә, әнә нинди җансыз кешеләр бар дип тагын бер кат уфтанасы килүдән дә түгел. Тормыштагы гыйбрәтле хәлләрнең берсе бу...

– Бер бәхетсез, гел бәхетсездер инде ул, – диде танышым  балаларны көтеп сөйләшеп утырганда. Бик матур гына киенгән, йөзгә-биткә чибәр бу ханымнан шундый сүз ишетү сәер дә тоелды. Ә аның сабырлык касәсе  тулган, ахры, түгелде дә түгелде.  Моны язарга алынуым болай эшләмәгез, ярамый дип әйтәсе килүем дә, әнә нинди җансыз кешеләр бар дип тагын бер кат уфтанасы килүдән дә түгел. Тормыштагы гыйбрәтле хәлләрнең берсе бу...


Рания (исеме үзгәртелде) бик чибәр хатын. Үзенең чибәрлеген яшьтән үк белгән. Чибәрләр бәхетсез дип әйтү менә шундыйларга карап әйтеләдер бәлки. Үзен бары тик эшлекле, бай кеше янында гына күрә ул. Үз тиңе булырдай яшьтәш егетләренә сәлам дә бирми.  Институт тәмамлап, эшкә урнаша.  Иптәш кызлары кияүгә чыгып бетә, ә ул ялгызы. Һаман көтә. Яше утызга таба барганда бер ир белән очраша башлый. Үлеп гашыйк була аңа. Ир дә төшеп калганнардан булмый. Алар өч ел очрашалар. Рания аның гаиләле булуын белеп, бу чоңгылга ташлана. «Миңа күп кирәкми. Сирәк очрашулар да җитә,  килсен генә, ташламасын», – дип уйлый. Әмма хатын  шулай дип уйласа да, күңеле күпне өмет итә башлый. Аның да гаилә корасы, култыклашып кунакларга йөрисе килә икән. Ир алып биргән бер бүлмәле фатирда качып очрашулардан туя һәм аны үзенә бала белән бәйләмәкче була. Имеш,  Рания бала таба да ул  хатыннан аерылып аңа киләчәк. Үз балалары инде күптән үсеп беткән. Аталарын балалардан аерам дип уйлыйсы юк. Билгеле, бала хакында моңа кадәр дә сүз чыккан була. Әмма сөяркәсе бу хакта ишетергә дә теләми. «Бала табасың килә икән, әнә, яшь егеткә кияүгә чык», – ди ул.  Көмәнне төшерү вакыты узып киткәч кенә бу хәбәрне әйтә.  Шул көннән ирне алыштырып куялармыни. Бөтен наз, мәхәббәт юкка чыга. Ул ничек тә баладан котылу юллары эзли. 
Беленеп килгән корсагын сыйпаганда Рания аңлый: бу дөнҗяда ул беркемне дә яратмаган икән. Менә икән бит аның мәхәббәт төенчесе.  Дөньяга тумаган җанны инде ул гомереннән артык ярата башлый. Ә ирне куа. Аңа бернинди таләпләр куймаска, сорамаска, балага әтисенең кем икәнен әйтмәскә үз-үзенә вәгъдә бирә. Аның үзен дә, баланы да карарга мөмкинлеге бар. Банкта бүлек җитәкчесе булып  күтәрелгән була. Баланы тапкач кына ул чын бәхетнең нәрсә икәнен аңлый. 
Айдар белән ул кызына ике яшь вакытта очраклы рәвештә генә таныша. Юлда  барганда машинасының тәгәрмәче тишелә. Тәгәрмәчкә аптырап  карап торганда Айдар килеп туктый. Өйләнмәгән егет Раниягә бер күрүдә гашыйк була. Раниянең: «Минем балам бар», – дип әйтүе дә куркытмый аны. Озакка сузмый кызы белән таныштыруны сорый. Рания Айдарны кунакка чакыра. Кечкенә балалар ир-атка мөкиббән китәләр бит. Раниянең кызы да беренче минуттан ук Айдарның алдыннан төшми. Ярты елдан Айдар Раниягә тәкъдим ясый. 
– Ә әни белән әтиең? – дип сорый хатын. 
– Мин инде малай-шалай түгел. Минем үз томрышым. Сине яратам һәм сиңа өйләнәм, – дип сүзне кыска тотта Айдар. Рания егетнең тел төбеннән аңлый: өйдә аның турында сүз булган, әмма ата-аналары малае сайлаган кешене ошатмаганнар. 
Рания кайнанасы кабул итми. Җилдән туган балалы хатын улына лаек түгел дип саный. Бу хакта Раниянең үзенә дә әйтә. «Улкаемны бары тик балаңны үстерешер өчен генә үзеңә караттың. Өстеннән йөреп җәфаларсың инде улыкаем. Барыбер бергә яшәтмәячәкмен», – ди, килен белән кайнана үзләре генә калгач. Рания кайнаналарына башка кайтмый. Айдар да мәҗбүриләми. Гаиләсез генә  кайтып йөри. Башта алар Раниянең кечкенә фатирында яшиләр.  Аннан зураерга ниятлиләр. Икенче бала да туса, өйдә карават куярга да урын булмаячак. Айдар автосалонда сатучы-консультант булып эшли. Хезмәт хакы Раниянекеннән азрак та була әле. Шуңа күрә алар ипотекага беренче кертем зуррак булсын өчен, хатынның фатирын саталар. Ипотекага фатир сатып алалар. Фатирны  гаилә башлыгы булгач, ир исеменә яздыралар. Ипотеканы да Айдарга рәсмиләштерәләр.  
Өч бүлмәле фатирда матур гына гомер кичерә башлаганда гына, алар гаиләсенә кайгы килә. Айдар авылга кайтканда юл фаҗигасенә очрап, һәлак була.  Раниянең кайнанасы улының үлемендә бары тик киленен генә каргый. Имеш, фатир алуга бозым ясаткан да, ирдән котылган. Ә Раниянең үз хәле хәл. Инде мәхәббәтен табып, сөелеп яшәгәндә генә  югалту. Ачы югалту. Бигрәк тә кызы юксына әтисен. «Әти кайчан кайта», – дип һәркөнне аптырата.  
Айдар үлеменнән соң кырык көн дә үтми аларга кайнанасы килеп керә.  Бер тапкыр да  фатир бусагасын атлап кермәгән кайнананың килүенә  аптырап кала Рания. Баксаң, фатир бүләргә килгән икән. Күзен дә йоммый: «Улымның тырышлыгын җилдән туган бала белән өстерәлчек хатынга калдырасы эшем юк», – ди ул.  Рания фатирны сатарга риза булмагач, судка бирә.
Хәзер суд юлын таптаулары икән. Балам белән урамда калырмын микән дип борчыла Рания. Югыйсә, үз фатир акчасы кергән милек бит. Кайнана бу хакта ишетергә дә теләми.  Нишлисең, онык үз каны булмаганга шулай кылануыдыр ди Рания. Әмма бирешергә теләми. Үз баласын кемнең урамда калдырасы килсен.... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Югалту. Дэвамын котэбез

    Хәзер укыйлар