Карлыганнан как ясауның әлеге ысулын Башкортстанда яшәүче даими авторыбыз Зәлия Ахунова тәкъдим итә.  «Җәй көннәрен көтеп алабыз – язның гына түгел, җәйнең дә бер көне ел туйдырырлык. Башкортстан җирендә нинди җиләк-җимеш үсә – барысыннан да компот, кайнатма ясап калырга тырышам. Безнекеләр аеруча какны ярата. Аны кунакка алып барырга да, күчтәнәч  итеп биреп җибәрергә дә күңелле», – ди ул.