Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Зөфәр ХӘЙРЕТДИНОВ турында кызыклы фактлар

Бүген Татарстанның халык артисты, җырчы, композитоп, продюсер Зөфәр ХӘЙРЕТДИНОВның Туган көне. Котлыйбыз! Җырчы турындагы кызыклы фактлар сезгә аны яңа яклары белән ачар дип уйлыйбыз. 

Бүген Татарстанның халык артисты, җырчы, композитор, продюсер Зөфәр ХӘЙРЕТДИНОВның туган көне. Котлыйбыз! Җырчы турындагы кызыклы фактлар сезгә аны яңа яклары белән ачар дип уйлыйбыз. 

 

1. Питрәч районы Татар Казысы авылында 11 балалы ишле гаиләдә үскән. 

2. Казан архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган. 

3. Җизнәсе Марс Макаров киңәше белән Казан консерваториясенә укырга кергән. 

4. Консерваториягә укырга кергән елны беренче мәхәббәте кияүгә чыга – Зөфәр хатын-кызларга үчле булып йөри берара. 

5. Шәп шигырьгә көйне 5 минутта да язарга мөмкин, ди. 

6. 700 гә якын җыр иҗат иткән. Бер җыр озынлыгы 3 минут булса, 35 сәгать тоташ Зөфәр җырларын тыңларга була! 

7. «Шомырт бәйләме» җырын башкарып, булачак хатыны Зөһрәне тапкан. 

8. Кычкырыша белми, гаепле булса, «2»ле алган укучы кебек шыпырт кына утыра. 

9. Җай чыгу белән волейбол уйнарга йөри. 

 10. Коймакны беркем дә минем кебек пешерә белми, ди. 

 11. Салават аны композитор-ботаник дип атый: чөнки җырларында шомырт, мәк, абага, алмалар... 

 12. Америкада яшәүче җырчы Иделия Марс – Зөфәрнең апасының кызы. 

13. «Җыр керсен күңелгә» җырын ике дә уйламыйча – Лилия Муллагалиевага, «Су буенда учак яна»ны Зөһрә Шәрифуллинага җырларга бирә. 

 14. Аны татар җырчыларының адвокаты дип йөртәләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар