Быел җаннарны тетрәндергән «Булгария» фаҗигасенә 10 ел тулды...
Бу язмага керешкәнче, күп уйландым мин бу хакта. Һәлакәттән исән калганнарны барлаганда, Иделне йөзеп ярга исән-сау чыгып җитә алган бер ир белән хатын турында легендага тиң хәбәр таралды. Шул язмыш иркәләрен күрәсем килеп тәкатьсез булдым гына бит. Йөри-юллый торгач, адресларын да таптым. Инде менә эссе июль көнендә койма буендагы алсу-кызыл бояр гөлләренә соклана-соклана кирәкле йортны эзләп барам.