Логотип
Күңелеңә җыйма

«Булгария» бәете

Быел җаннарны тетрәндергән «Булгария» фаҗигасенә 10 ел тулды... Бу язмага керешкәнче, күп уйландым мин бу хакта. Һәлакәттән исән калганнарны барлаганда, Иделне йөзеп ярга исән-сау чыгып җитә алган бер ир белән хатын турында легендага тиң хәбәр таралды. Шул язмыш иркәләрен күрәсем килеп тәкатьсез булдым гына бит. Йөри-юллый торгач, адресларын да таптым. Инде менә эссе июль көнендә койма буендагы алсу-кызыл бояр гөлләренә соклана-соклана кирәкле йортны эзләп барам.

 Быел җаннарны тетрәндергән  «Булгария» фаҗигасенә 11 ел тулды... 

Бу язмага керешкәнче, күп уйландым мин бу хакта. Һәлакәттән исән калганнарны барлаганда, Иделне йөзеп ярга исән-сау чыгып җитә алган бер ир белән хатын турында легендага тиң хәбәр таралды. Шул язмыш иркәләрен күрәсем килеп тәкатьсез булдым гына бит. Йөри-юллый торгач, адресларын да таптым. Инде менә эссе июль көнендә койма буендагы алсу-кызыл бояр гөлләренә соклана-соклана кирәкле йортны эзләп барам. Рәхәт, тымызык көн. Мондый да имин – җиле дә, яңгыры да белеп исә, белеп ява торган җәйдә беркайда бәхетсезлек, кайгы-хәсрәт була алмыйдыр кебек.

Миңа ишекне әни кеше – Дилбәр ханым ачты. Елый-елый күзләре зәңгәр күл кебек булып калган ана шунда ук мине кисәтергә ашыкты: «Берүк сораштыра күрмә. Сөйли алмыйлар. Шундук калтырарга тотыналар. Бер-берләреннән кулларын да ычкындырмыйлар. Сүз каттыңмы, гасабиланып елый башлыйлар. Әле килен хастаханәдән кайтты гына. Аягындагы җәрәхәте ачылган иде. Ярый әле баланы алып калганмын. Үзләре өчен ут йотып төн җиткердем. Кайтып кергәндә үз баламны да таный торган түгел иде. Әле бүген генә шешенгән күзләре ачыла төште. Ишектән керүгә икесе бергә: «Бала кая?» – дип кычкырдылар. Балаларын җуйганнарның ачы хәсрәтен күрү тилерткән инде аларны».

Бүлмәгә узам. Идәндәге паласта яшь ярымлык Эльза – бәхетле бала уйнап утыра. Икесенең дә берәр аягы бәйләүле Радик белән Диана диванга сыенганнар. Кочаклашканнар. «Юк-юк! Сөйли алмыйбыз!» Сорашмыйм да. Бөтен заманнар өчен иң әйбәт илче – бала бар бит. Эльзаны сөябез, фотога төшерәбез. Әкрен-әкрен әрнүле яраларга кагылабыз. Бераздан инде Радик белән Диана бер-берсен куәтли-куәтли, фаҗигале сәгатьләрнең мизгелләрен искә төшерә.

Диана: бу сәяхәткә билетны мин алдым. 23 июльдә – минем, 26 июльдә Радикның туган көннәребез. Данис абыем үзе безнең белән барырга теләде. Каютада өчәү идек без. Беләсезме, шундый гаҗәп хәл. Казан елга портында теплоходка атлап кергән һәр кеше, үзе дә сизмәстән: «Титаник бит бу!» – дип әйтеп куя иде. Нигә алай дигәнбездер инде. Югыйсә, көймә тышкы яктан матур гына күренә иде. Әллә шулай, кирәк-кирәкмәскә баткан көймәне искә төшереп, язмышны үртәдек микән?

Сәяхәт күңелле генә башланып китте. Лаештан берәүләр юбилей бәйрәм итеп бардылар. Кунаклары күп иде. Өчәү-дүртәү генә исән калган, диделәр.

Безнең кебек ире дә, хатыны да исән калганнар ике генә гаилә. Минем абый да юк бит инде хәзер. 28 яшьлек егет!

Болгарны карап йөргәндә үк шом керде күңелгә. Тик торганнан ашыктыра башладылар. Вакытыннан алда корабльгә кайтып тулдык. Төшке ашка кадәр вакыт бар иде әле. Палубада торырлык түгел – коеп яңгыр яварга тотынды. Җир белән күк тоташты. Күкне әллә ниткән кара болытлар томалады. Палубада кеше калмаган иде бугай. Без дә трюмдагы каютабызга төштек. Мин, алкаларымны ук салып, бераз черем итеп алыйм дип яттым. Радик та, Данис та ял итәргә уйлаган иде бугай. Кинәт түбәннән ниндидер үкергән авазлар ишетелде.

Радик: Син туктап тор. Хәзер мин сөйлим. Әйе, кыргый авазлар ишетелде. Каюта ишегеннән башымны тыгып карасам, су күтәрелеп килә. «Батабыз!» – дип кычкырдым бугай. Диана бик елдам безнең. Мин үзем дә бик җитез кеше. Икебез дә юлбарыс елында туганга күрәдер инде. Ә дигәнче Дианам, алкаларын тагып, сумкасын җилкәсенә элеп, трапка менем тә баскан. Мин дә аның янына атылдым. Кулларны чытырдатып кысып, җитәкләштек. «Диана, мин сине өзелеп яратам. Исән калырга тырыш. Безне Эльза көтә», – дидем. Котылсак та, котылмасак та, кулларны ычкындырмаска булдык. Сөйләшергә түгел, уйларга да вакыт юк иде шул. Диана үткен: «Миңа жилет бирегез!» – дип кычкырды. Аңа ул жилетны мин биреп өлгердемме, башка берәүме – хәтерләмим. Без траптан югарыга томырылдык. Уртанчы палубада безне куәтле дулкын куып җитте. Икебез ике якка очтык. Мин Иделдә үскән малай. Елга техникумында укыган кеше. Корабльдә дә ориентирым бар, су астында озак вакыт сулыш алмыйча йөзәргә дә үземне бәләкәйдән күнектергән идем. Су астында күзне ачкан килеш тә йөзә алам. Судан курыкмыйм. Ничә батып, ничә исән калган Радик мин. Әле дә мин судан куркып калмадым. Тик мондый фаҗигане күрергә язмасын. Бу гомер буена онытылмый торган сабак, гомер буена эзәрлекли торган һәлакәт.

Менә шулай... Йөзеп барам су астында ачык күз белән. Уртанчы палубаның зур тәрәзәләрен күрәм. Ничек кенә ватасы булыр икән моны дип уйлыйм. Ходайның кодрәте белән шул мизгелдә пыяла коелып төште. Ә тәрәзәдә тагын агач рәшәткә. Йодрыгым белән җан көчемә рәшәткәгә китереп суктым. Бәхетемә күрәдер инде, агач черек булып чыкты – уалды да төште. Идел өстенә чыгуга Диананың башын эзли башладым. Күрәсең, су ташкыны аны да шул мин ачкан аралыкка китергәндер. Яшен яшьни. Су өсте кайный. Дулкын шавы, акырыш-елаш, сүгенү. Соңгысы барысын да күмеп китә. Минем белән янәшәдә старпом йөзә. «Әйттем мин аларга, фәлән-төгән, барып җитә алмыйбыз, фәлән-төгән, кузгалмыйк, дидем!»

Су өстендә берничә салны абайлап алдым. Салның берсе инде тулы – корабль командасы менеп утырган. Көймә, коткару түгәрәге кебек нәрсәләр күренми. Салларның күбесе капланып төшкән. Күрәсең, ашыкканда аны-моны абайлап өлгермәгәннәрдер инде. Су өстенә чыгып җитә алганнар салларга таба йөзә. Диана да шулар арасында.

Диана: Куәтле су ташкыны мине Радиктан йолкып алып, палуба түшәменә китереп сылады. Тәнем, әнә, әле дә кара янган. Тик мин аңымны югалтмадым. Жилет киеп өлгергән идем. Радик ярган юлдан киттем. Салга үрелгәндә, ул мине куып җитте. Менәргә булышты да, үзе бүтәннәрне җыярга китте. Аннары үзе дә салга менде. Икебезнең дә аяклар яралы, икебездән дә шаулап кан ага. Мин тиз генә шорты каешын алып жгутлар салдым. Салга менә алганнар арасында яралылар күп иде. Бөтен кеше мазутка баткан. Кайда кан, кайда мазут икәнен аера торган түгел. Саллар бөркәүле иде. Мазут исеннән тын куырыла икән. Бер абзый буыла ук башлады. Салның ванна кебек төбе кан белән тулды. Ярый әле Радик, елга техникумын тәмамлагангадыр инде, нәрсәнең нәрсә икәнен белә. Баксаң, салда махсус кесәләр, ә ул кесәләрдә аптечка, ракетницалар була икән. Безгә шуларны күрсәтте дә үзе кабат суга чумды.

Радик: Су өстенә сибелгәннәрне җыярга, капланып төшкән салларны әйләндереп яткырырга кирәк иде бит әле. Үземнең генә көч җитми. Салга менеп кунаклаган корабль командасы егетләренә әйтәм, төшегез, миңа ярдәм итегез, дим. Кузгалмыйлар да. Әллә йөзә белмиләр, әллә куркалар. Ул арада Идел өсте, бернинди гарасат булмагандай, тып-тын булып калды. Идел өсте тулы кирәксезгә калган сары жилетлар гына йөзә... Ярдәмчеләр табылды. Бер-ике кешелек бәләкәй салчык-ларны бергә тупладык. Диана миңа үзенең жилетын кигергән иде. Мин, шуны киеп, бакеннарга таба йөзеп киттем. Бакеннар фарватерда – суднолар йөзү юлында куела бит. Бакенга сары жилетны элеп куйдым – ерактан ук күренеп торсын дип. «Арбат» күренгәч сөенүләр!.. Тик юкка булып чыкты. Андагылар безне фотога төшереп кенә үтеп киттеләр. Елыйсылар килде инде. «Дунайский-66» баржасы да башта йөрешен шактый киметкән иде, аннары кызулады. Югыйсә, ара да якын иде. Котылганнарның күбесе яшьләр, йөзеп барып җитәрлекләр иде. Мин берәүне дә гаепләмим. Корабльнең бату сәбәпләрен дә төрлечә юрыйлар. Телевизордан карап утырабыз. Елгачы буларак, кистереп әйтә алам: ялгыш маневр корбаны булды кораб. Гомумән, ялгышлар күп. Әйтик, Идел өстендә өермә буласын синоптиклар чамаламаганмы? Ел саен 10–11 июльдә була торган өермә бит ул!

Диана: Аптечкадагы бинтлар белән кешеләрнең яраларын бәйләдек. Теге корабларны без дә күреп башта сөендек, аннары алданудан ачындык. Өметсезлек кармавычы күкрәккә шуыша башлады. Инде төнне ничек имин кичү хакында уйлана башладык. Салдагыларның хәлен әйтеп аңлату мөмкин түгел. Кулы салга тигәч кенә кулындагы баласын мазут каплаган су упкынына төшереп җибәргән атаның хәлен ничек аңлатасың да, кызын югалткан ананы юатырга нинди сүзләр табасың?! Исән калганнарны саный башладык. Балалар калган музыка салоныннан аниматор кыз як-ягына каранып эзләнә башлагач: «Каранма! Син эзләгәннәр анда калды», – дидем. Усалланган идем мин. Салга менәргә тырышкан хатын-кызларны терсәкләре белән уңлы-суллы болгаган ир-атларга да ачулы идем. Корабль командасы егетләренә дә ачулы идем. Алар һәммәсе бер салга төялешкән дә күз карасы кебек кадерле ракетницаларны көпә-көндез чөеп утыралар. «Төнгә калсын», – дигәнне дә аңламыйлар. Әле җитмәсә, очкыннары мазутлы палатка өстенә чәчрәп төшә. Янып китүебез дә бар иде бит. Берсен чак сүндереп өлгердем.

Әнә шундый рухи паника, болгавырлык арасында кинәт ниндидер юатучы, тынычландыручы аваз яңгырады. Дога иде бу. Барыбыз бергә кочаклашып утырдык та дога сүзләренә оедык. Хәлимә Усманова исемле ханым шулай итеп барыбызны бер кочакка тупларлык чара тапты. Рәхмәт яусын ул зирәк апага! «Арабелла»дан шлюпкалар төш­кәндә, без үз-үзебезне кулга алырлык хәлгә килгән идек. «Арабелла»га көч-хәл белән үрмәләп мендек. Куллар мазутлы, тимер аркан шуа да китә, шуа да китә.

Сынауларны яшьләр һәм көчлеләр генә җиңә алды шул. Йөкле хатыннар су төбенә китте. Ничаклы сабыйлар харап булды. Һәлак булган­нарның зур күпчелеге – хатын-кызлар. Кулларын сузган килеш су төбенә киткәннәр мәңге миннән ярдәм сорап ялварыр инде. Данис та...

Данис...

Болгарда акча суктырып алдык. Шул вакытта теләк телисе икән. Радик балабызга саулык теләгән. Мин гаилә бәхете сорадым. Данис, теләк теләп өлгермәдем, диде. Менә бит. Болгардан соң каютага кайтып кергәч, Данис, ашыгып-ашыгып, паспортын рюкзак кесәсеннән алып, джинс кесәсенә тыкты. «Нигә алай эшлисең?» – дип кызыксынгач, елмайды да: «Титаник» бит», – диде. Йә, моңа ни дисең инде? Күңеле сизде микән? Судан курка иде. Бала чагында бата язган иде ул. Без трапка чапканда да ул, каюта ишегенә сөялгән килеш, кымшанмыйча калды. «Данис! Данис!» – дип кычкырам, ә ул ишетми дә... Гомерлек үкенеч.

Диана әле бүген дә чәчендәге мазутны юып бетерә алмый. Анысы тора-бара бер бетәр. Тик менә йөрәк яралары... Минем каһарманнарым янына кабат психологлар чакырганнар икән. Аерым бер кешеләрнең шәхси комсызлыгы казасын татыган бик күпләр бу дөньяда иң зур байлык кеше гомере икәнен, иң зур ярдәмнең дә, юатуның да Аллаһыдан икәнен төшенеп калды.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар