Бик күп хатын-кызлар зур бер хата ясый: кысып торган бюстгальтер кия дә, аның өстеннән трикотаж кофта киеп куя. Алдан, бәлки, бик матурдыр, ә менә арттан, бигрәк тә ишелеп утырган вакытта бюстгальтерның киң поясы тирәсендә бөрмәләр барлыкка килә: буй-буй май катламнары ерактан ук «кычкырып» тора. Әлбәттә, дөрес итеп киенә белү, артык таза булмау бу кимчелекне качырыр. Әмма физик күнегүләр ясасагыз, арка мускуллары җыелып, сыныгыз төз булса, җаныгыз ни тели шундый кием кия аласыз. Тренер Резеда МУСИНА өйдә ясау өчен махсус күнегүләр өйрәтә.