Логотип
Дус-күршеләр

Мари улам, марла ойлем

Әлмәндәр белән Ястәгнәй! Халыклар дуслыгы, халыклар бердәмлеге дигәч, шунда ук «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т. Миңнуллин) искә төшә. Чын дуслар шундый була: алар бер-берсенең телен, йолаларын, гореф-гадәтләрен хөрмәт итә, шатлыгын-кайгысын уртаклаша... Бер-берсенә кунакка йөрешә! Быел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан журнал битләрендә «Дус-күршеләр» дигән яңа проект тәкъдим итәбез. Кунакка барабыз! Хәл-әхвәл белешергә! Бергәләшеп – бер республикада яшәп ятучы мариларга, удмуртларга, чуашларга...

Әлмәндәр белән Ястәгнәй! Халыклар дуслыгы, халыклар бердәмлеге дигәч, шунда ук «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т. Миңнуллин) искә төшә. Чын дуслар шундый була: алар бер-берсенең телен, йолаларын, гореф-гадәтләрен хөрмәт итә, шатлыгын-кайгысын уртаклаша... Бер-берсенә кунакка йөрешә! 
Быел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан журнал битләрендә «Дус-күршеләр» дигән яңа проект тәкъдим итәбез. Кунакка барабыз! Хәл-әхвәл белешергә! Бергәләшеп – бер республикада яшәп ятучы мариларга, удмуртларга, чуашларга... 

«Пагалын Ужына! Хуш килдегез, рәхим итегез!» – дип каршы алдылар безне Шурабашта. Арча районы Яңа Кенәр авыл җирлегенә керүче бу авыл Мари Иле белән чиктәш диярлек. Революциягә кадәр аның Шишор дигән атамасы да булган. Шишор – мари телендә көмеш су дигәнне аңлата. Авыл урынында элек күл булган, диләр. Бу җирләрдә борын заманнан марилар көн күргән. Бүген дә Шурабашның бер ягы – татарларныкы, икенче ягы мариларныкы санала. Арча районында марилар тупланып яшәгән бердәнбер авыл ул. Хәзергә Шурабашта 210 мари кешесе исәпләнә. Нык, төзек авыл. Клубы, тугыз еллык мәктәбе, фельдшер-акушерлык пункты эшләп тора. Кайчандыр Баскилде исемле мари кешесе салдырган элеккеге мәктәп бинасында хәзер балалар бакчасы.  
Мариларны революциягә кадәр чирмешләр дип йөрткәннәр. Черемис – урман сугышчысы дигән сүз. Урманга, агачларга, табигатькә, ризыкка, ата-баба йолаларына булган хөрмәтләре соклангыч. Бу аларның көнкүрешендә дә, традицион дини йолаларында да күренә. Бер өлеше христиан диненә күчсә дә, марилар үзләренең традицион диннәрен саклап кала алганнар. Тиккә генә «Европадагы соңгы мәҗүсиләр», димиләр алар турында.  
Дин
Шурабашта яшәүче мариларның да күпчелеге – чимари. Ягъни, үз динен тотучы чын мари. Гыйбадәт кылу урыннары – Кӱсото – изге каенлык. Елга бер тапкыр шушында җыелып, үз Илаһларына – Юмога табыналар. Юмо берәү генә түгел, берничә.  Мари мифологиясе буенча, гайбадәт кылына торган агач – Онапу –  кешеләр һәм Илаһлар арасында бәйләнеш булдыручы канал. Тамырлары – җир асты дөньясы белән тоташса, күккә ашкан ябалдашлары өстәге Хуҗаларга хәбәр җиткерә. Изге каенлыкка кереп агачларны сындыру, кәеф-сафа кору, пычрату зур гөнаһ санала. Монда бары чистарынып, изге ният белән генә аяк басарга рөхсәт.
Гыйбадәтнең беренче этабы – корбан чалу. Берьюлы берничә Юмога атап корбан чалына. Һәр гаилә үз терлеген алып килә яисә барысы бергә җыелышып, тәкә яисә сыер сатып алалар. Корбан өчен каз-үрдәк, тәкә, сыер-ат малы кирәк. Теләсә кайсы терлекне корбанга китерергә ярамый, аны Илаһларның кабул итүе турында хәбәр килүе мөһим. Аннары казаннар асып, өйләрдән алып килгән ипи һәм коймаклардан, казанда пешкән ашлардан табын корыла. Илаһларга корбаннарның ите түгел, рухы кирәк, шуңа да күккә күтәрелүче төтен һәм пар әһәмиятлерәк санала.
Совет чорында, дин тыелган заманнарда да чимарилар диннәреннән ваз кичмәгән. Йолаларны өйдә булса да үтәгәннәр. Чиркәүләр, мәчетләр ябылганда, изге каенлыкка килү дә тыелган. Шурабашта Кюсото кабат 1985 елларда гына ачыла. 
Туйкиев Туктагул ага авылның карты –  иң хөрмәтле кешесе. Карт дигән сүз бу очракта бабай дигәнне аңлатмый. Ул – она еҥ – дини йолаларны башкаручы кеше. Туктагул ага үзе дә Шурабашта туып-үскән, ата-бабалары да шушы авылныкылар. Хатыны Рита апа белән җиде бала үстергәннәр. Балаларының җидесе дә мари телен яхшы белә, үз милләте кешеләре белән гаилә корып, хәзер үзләре әти-әниләр инде. «Оныклар барысы да марича аңлый, тик шәһәрдә яшәгәч, барыбер күбрәк русча сөйләшәләр, – ди ул пошынып. – Малайларны ачуланам, үзегез өйрәтмәсәгез, кем өйрәтер сезнең балаларны, дим. Каникулга кайтсалар, телләре монда шомарып китә китүен...»
Тел
Шурабашта 1956 елдан ук «Шишор» мари халык фольклор ансамбле эшли. 
Бүгенге җитәкчесе – Олеся Антипова. Коллективта егермегә якын кеше. Өлкәннәр дә, балалар да бар. Репертуарларында – мари халык җырлары, туй, йола җырлары, такмаклар, мари биюләре. Халык ансамбле дәрәҗәсенә 1991 елда ирешкәннәр. 
Олеся Игоревна да – Шурабаш кызы. Фольклор ансамбленең җитәкчесе генә түгел, биредә яшәүче милләттәшләрен бергә туплап, рухландырып торучы да ул. 
– 2014 елдан мәктәптә мари телен һәм әдәбиятын укытам, – дип таныштырды Олеся үзе белән. Югары белемле педагог ул – Йошкар-Ола педагогика институтын тәмамлаган. – Туган тел буларак, элек мари теле атнага биш сәгать укытыла иде, хәзер өч дәрес керә. Дәреслекләр яңа, аларны Татарстан заказы белән Йошкар-Оладан кайтарталар. Китапханщдә мари телендә алты йөзләп китап бар. Мари Иленнән үз телебездә чыгучы газеталар алдырабыз. 
Моннан тыш, мәктәптә мари теле түгәрәге эшли. Телне генә түгел, балаларга мәдәни мирасыбызны да өйрәтергә кирәк дип саныйм. Башка халыкларныкы кебек үк, безнең дә үзебезгә генә хас йолаларыбыз, аларны үтәү тәртипләре бар. Бу йолаларны әби-бабайларыбыз безгә кадәр саклап кала алган икән, без дәвам итәргә тиеш. Фольклор ансамбле аша халкыбыз җырларының, биюләребезнең, милли киемнәребезнең никадәр матур икәнен, традицияләребезнең бай булуын күрсәтергә омтылабыз». 
Антиповлар гаиләсендә дә ике малай үсеп килә. Олеся ханымның ире Валерий да ансамбльнең актив катнашучысы. 
– Өйдә булсын, үзара булсын, үз телебездә сөйләшәбез, – ди ул да. – Улларыбыз Эмиль белән Адель марича сөйләшә. Әле беркөнне кибеттә улым: «Мин мари бит», – дип әйтеп тора икән. Мари булуыбызны беркайчан да яшерергә тырышмадык. Телне өйрәнмәү – әти-әниеңне, әби-бабаңны хөрмәт итмәү, танымау дип саныйм.
Емикеева Елизавета да пенсиягә чыкканчы укытучы булып эшләгән. Шулай ук Шурабашта туып-үскән, тормышын монда корган.  «Монда тудым, монда үстем, мондадыр безнең әҗәл», – дип, Тукай сүзләре белән әйтеп бирде ул. Татарстанда яшәүче мариларның татар телен генә түгел, татар әдәбиятын, йолаларын белүе дә гаҗәпләндерә. – «Мин үзебезне татмарлар дип йөртәм, – дип көлә Елизавета ханым. – Гасырлар буе бергә яшәгәч, бер дә гаҗәп түгел. 
Безнең Шурабашта элек унъеллык мәктәп иде. Башлангычта бар фәннәрне дә мари теленә укыдылар. Берара урта мәктәпне Шурага күчерделәр. Анда инде барыбыз да татар телен өйрәндек. 1988 елда авылыбызда кабат тугыз еллык мәктәп ачтыруга ирештек. Мин мари укучыларына башлангыч белем бирдем. Татар класслары – аерым, мариныкылар аерым укыды. Башлангычтан соң фәннәр рус телендә укытылса да, югары класска кадәр мари теле һәм әдәбияты керде. Мари телендә укытулар туктап торган вакытлар да булды. Татарстан җитәкчеләренә хатлар язып, балаларыбызга кабат үз телебезне укытуны кайтара алдык. 
Елизавета ханым дүрт егет әнисе. Хәзер менә оныклар сөя. 
– Улларым мари кызларына өйләнде. Кечкенәдән колакларына «мари, мари», дип тукып тордым. Улларым-киленнәрем дә, оныкларым да барысы да мари телен белә, – ди ул горурланып. – Бер киленем – шәһәр кызы, ул күбрәк русча сөйләшеп үскән. Кунакка кайткач, онытылып рус теленә күчсәләр, шаярткан булып әйтәм: «Мари олан, марла ойлыйм, – дим. – Мин мари, марича сөйләшәм». Без марилар, мари телен онытырга тиеш түгелбез.
Милли бизәкләр
Татарстанда яшәүче марилар кыр ягы төркеменә карый. Бу аларның киемнәрендә дә чагыла. Һәр бизәк – үзе бер билге. Өстендәге киеменә карап, хуҗасының гаилә хәлен, ни белән шөгыльләнүен, байлыгын белеп булган. 
Ак күлмәкләренең һәр кисемен кызыл чигеш бизи. Кызыл – саклаучы төс. Заманча милли күлмәкләрдә дә саклана бу традиция, кулдан чигелмәсә дә, җиң очларына, күлмәкнең итәгенә кызыл тасма тегелә. Хатын-кызларның түшләрен исә көмеш тәңкәләрдән тезелгән изү саклый. Билбаулар да магик көчкә ия дип санала. Ирләр урманга барганда билләрен кызыл пута белән буган. Заман теле белән әйтсәк, кызыл төс энергияне саклаучы ролен үтәгән. 
– Мари кызлары элек-электән оста чигүчеләр булган, – ди Елизавета ханым. – Кияүгә чыкканда сандык тутырып чигүле бирнә әзерләгәннәр. Бирнәдәге төп элемент – гыйбадәт почмагына элә торган кашагалар. Моннан тыш, һәр кыз сөлге чигә. Аны кыз сорарга килгән көнне егеткә бүләк итәсең. Туй белән сине алырга килгәндә, шул сөлгене салып килә.
Элегрәк чорларда кияү йортына китәсе кызның башына  шымакш – чөңкә кидергәннәр. Шымакшны бары тик кияүгә чыккан ханымнар гына кия.  Конус сыман тегелеп, формасын тотсын өчен эченә каен тузы куелган, тышкы ягы көмеш тәңкәләр белән бизәлгән булган ул.
Кызын кияүгә озаткач, әнисе икенче көнне он, сөт, йомырка, май, түгәрәк ипи җибәргән. Синең ризыгың хәзер минекеннән аерылды дигән мәгънәне белдергән бу йола. Килен чишмәдән су алып кайтып, әнисе җибәргән ризыклардан коймак пешергән, күршеләрне чакырып сыйлаган.  
Рухи мирас
Шурабашның берничә урамы мари халкының атаклы язучылары исемен йөртә. Иң яраткан язучыгыз кем, дип сорасаң, күпләр Сергей Чавайн исемен атар, аның берәр шигырен яттан сөйләп бирер, мөгаен. «Ул безгә үз Тукаебыз кебек», – ди алар. Яков Шкетан – мари халкының беренче драматургы. Йошкар-Оладагы мари халык драма театры бүген аның исемен йөртә. Беренче профессиональ композиторлары – профессиональ мари музыкасына нигез салучы Иван Палантай белән дә чиксез горурланалар. 
Халыкның рухи дөньясын ачыйм дисәң, бәйрәмнәрендә катнашып карарга кирәк. 
Шорыкйол – мари халкының иң күренекле бәйрәмнәреннән берсе. Шорыкйол – сарык аягы дигәнне аңлата.  Элеккеге чорда бу көннәрдә магик ритуаллар башкарылган, алдагы тормышның нинди буласы юралган. Ә бүген исә күбесенчә күңел ачу, шаяру формасында башкарыла. Гадәттә аны 22 декабрьдән соң уздыралар. Яшьләр үзләрен танытмас өчен, битләрен каплап, киенеп, өйдән-өйгә йөри.
Уарня – май чабу бәйрәме. Бу көнне кунакка йөрешкәннәр, һәр йортта коймаклар пешерелгән. Яшьләр төрлечә күңел ачкан, тауда катырылган юкә кайрысыннан шуганнар, үзләренә пар сайлаганнар. 
Кугече – пасха атнасында бәйрәм ителә. Догалар укыла, кышкы йокысыннан терелеп килүче табигатькә хөрмәт белдерелә. Бәйрәмнең төп традициясе – таганнарда атыну. Мари халык риваятьләре буенча, Юмынудыр Илаһның кызы җиргә таганга утырып төшә торган булган. Көннәрдән бер көнне ул җир улына гашыйк булган. Сөйгәне белән бергә җирдә калыр өчен, таганны тотып торучы ефәк җепне очырып җибәргән һәм башка күккә күтәрелә алмаган. Алардан туган балалардан мари халкы барлыкка килгән. 
Семык – мари халкының төп бәйрәме. Аның асыл мәгънәсе – мәрхүмнәрне искә алу, күңелләрен күрү, шул рәвешле тормышка бәрәкәт сорау. Семык пәнҗешәмбе көнне уздырыла. Бәйрәмгә әзерлек чәршәмбе көнне үк башлана, һәркем чистарына, мунча керә. 
Пәнҗешәмбегә каршы төндә кара көчләр төрле начарлыклар кылып йөри дип санаганнар. Алардан саклану өчен учаклар ягылган, мылтыклардан атканнар. Ә яшьләр исә бу төнне авылда төрле шуклыклар эшли: кемнеңдер морҗасын томалап китә, кемнеңдер капка төбендә яткан утыннарын күрше урамга ташып өя... Ни булса да, беркем беркемгә үпкәләми. 
Семык узасы көнне иртән ашарга әзерләүдән тыш, башка төрле эшләр тыела. Бу көнне һәркем зиратка барып, үзләренең мәрхүм туганнарын искә ала, өйдә алар өчен шәм яндырыла, табын әзерләнә.  Икенче көнне инде яшьләр болынга җыелып күңел ача, җырлый, бии... 
Милли аш-су
Әгәр дә мари йортында кунак булырга туры килсә, табынга утыргач иң элек ипидән авыз итегез. Ниятегезнең яхшыда булуын күрсәтүче билге ул. Ипи һәм коймак – халыкның һәр милли бәйрәмендә, һәр йоласында кулланылучы ритуал ризыкларыннан. Яңа туган балага нинди исем сайларга белми аптыраганда да һәр исемгә атап ипи яисә коймак пешерелгән. Кайсысы матуррак булып пешкән, шул исемне сайлаганнар. 
Бәйрәм табыннары эремчек пилмәне һәм куастан башка да узмый. 
Шулай да коймак иң-иң милли ризык санала. Мари телендә мелна  дип атала ул. Авылларда аны әле дә борынгы рецепт белән утын мичендә пешерәләр. Зур тәлинкәгә өеп табынга куелган коймактан авыз итүнең дә үз тәртибе бар. Өйдәге  иң хөрмәтле кеше аны кояш йөреше буйлап һәм пычакны алга каратып кисә.  
Ризыктан авыз иткәнче, смилла сүзе әйтелә. Һәр эшне башлар алдыннан әйтелә торган сүзләре ул аларның. 

Мелна рецепты
2 л сөт;
2 йомырка;
3 аш кашыгы шикәр комы;
чүпрә һәм тәменчә тоз;
чеметеп кенә чәй содасы.
Эш барышы: 
җылы сөткә ике йомырка сарысы, чүпрә, шикәр комы, тоз кушып, коймак камыры изәбез. Камыр бер тапкыр күпереп менгәч, туглап, төшерәбез. 
Ул арада мичкә ягып җибәрә торабыз. 
Коймакны пешерер алдыннан ике йомырка агына пычак очында гына чәй содасы кушып, миксер белән күпертәбез. Йомырка агын сак кына коймак камырына кушып, тагын бер кат туглыйбыз да коймакны пешерергә керешәбез. 
 

Фото, видео: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар