Ирләр алар, руслар әйтмешли, капчыктагы мәче кебек. Алар белән язмышыңны бәйләгәндә, чын-чынлап кем белән кушылганыңны белә алмыйсың. Бүген сиңа чәчәкләр ташыган, күзләреннән сөю очкыннары бөркелгән ир-егет, өйләнешеп яши башлауга, мыр-мыр килеп йөргән карт мәчегә әверелмәс дип, беркем дә ышандыра алмас.