Эшләмәгән кешеләр, 14 яшьтән зуррак булган үсмерләр беренче төркем инвалид, йә 80 яшьтән өлкәнрәк булганнарны тәрбияләү буенча теркәлеп, айлык компенсация алырга мөмкин. Дөрес, башка керемнәр булса, түләүләрне кире кайтарырга туры киләчәк. «Татарстанда андый очраклар бар», – дип белдерде матбугат очрашуында Россия Пенсия фондының Татарстан буенча Идарәсенең бүлек башлыгы Светлана Морозова.