Логотип
Яңалыклар

Яңа проект – COVIDарлык

​​​​​​​Кешелекне хәвефкә салган коронавируска каршы көрәшү өчен яңа волонтерлык проекты эшли башлады. COVIDарность проекты – инфекциягә каршы көрәштә кешеләргә берләшергә ярдәм итү максатыннан оештырылган.

Кешелекне хәвефкә салган коронавируска каршы көрәшү өчен яңа волонтерлык проекты эшли башлады. COVIDарность проекты – инфекциягә каршы көрәштә кешеләргә берләшергә ярдәм итү максатыннан оештырылган.

Хокук сакчылары, кризис менеджерлары, табиблар, юристлар, психологлар, журналистлар бер командага берләшеп, дөньяда барган хәлләр турында тикшерелгән һәм мөһим мәгълүматны халыкка җиткереп торачак, гражданнарга күршеләре белән танышырга ярдәм итәчәк, үзара булышучыларга ярдәм кулы сузачак.

Программистлар һәм дизайнерлар бер йортта яшәүчеләрнең үзара ярдәмләшү төркемнәрен булдыру өчен кирәкле инструментларны әзерләгән.

Проект карамагында:

covidarnost.ru сайты;

бер йортта яшәүчеләрнең төркемнәрен координацияләү өчен инструментарий;

коронавирус һәм ярдәм итү чаралары турында мәгълүмат язылган листовкалар;

үз сәламәтлегеңне куркыныч астына куймый гына ярдәмләшү кагыйдәләре;

коронавируска каршы дөнья тәҗрибәсе хакындагы социаль челтәрләр;

катлаулы шартларда бер-берләренә ярдәмләшергә теләүче битараф булмаган кешеләр.

Якын көннәрдә юридик һәм психологик ярдәм күрсәтүче һәм сорауларны эшкәртүче колл-үзәк эшли башларга тиеш.

Проектның төп ресурсы – кешеләр. Теләге булган һәркем проектның телеграм-боты ярдәмендә теркәлеп, COVIDарность командасына керә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар