Егерме өч яшьләр тирәсендәге япь-яшь бер хатын, диңгез ярына баскан да, карашын еракларга төбәгән. Чырае качкан бу хатынның кыска кунычлы хәтфә итек кигән кечкенә аяклары яныннан түбәнгә, диңгезгә таба, какшап беткән сыңар култыксалы тар баскыч төшеп китә.